Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Дөньяныкы – дөньялыкта

Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде. Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый.

 

Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Мине, болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә сонды. Артка да чәп итмәде, әрләмәде дә. Керде дә, тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады:

- Алланың каһәре төште! Алла бар ул!

Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.

Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5-6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущевка рәнҗеде, каргады:

- Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ди, - диде.

Берәм-берәм гаилә кешеләре кайтып, табын янына елышты. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге. Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа - төпчек малайга бирделәр дә…

Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе - авыл Советы, берсе участок - берсе сельпо агае - берсе таныш түгел…

- Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме?

Хәтеремдә, әби барысын да тәртипкә китерде:

- Дөньяныкы - дөньялыкта. Әйтегез, сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән?

Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан вәкил булгандыр):

- Олы кайгы кичерәбез. Бөек атабызны югалттык.

Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә, бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде…

 

Мөдәррис Әгъләмовның «Дөньяныкы - дөньялыкта» язмасыннан, 2001 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев