Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Әдәбият белән юриспруденцияне ни берләштерә?

Рифат Сәлах (Рифат Сәлахов) - татар әдәбиятында танылып килүче шагыйрь. 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа.

«Яшел ай», «Ак фәрештә», «Кызыл юл», «Күңел бөртекләре» һәм башка шигъри җыентыклар авторы. 2008 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан китап нәшриятында эшли. Казанда яши.

- Рифат, ничек хәлләрең? Ниләр белән янып яшисең?

- Хәлләрем әйбәт, Аллага шөкер. Дөрес әйтәсең, янып яшим. Иҗат утында янам.

- Юкса бит син әдәбияттан шактый ерак өлкәдә - юристлыкка белем алган кеше. Иҗат юлын сайларга ни этәргеч булды?

- Иҗат юлы шундый инде ул: үзе сине сайлый. Ана телебезне, әдәбиятыбызны ярату кайсы факультетны тәмамлавымны оныттырды, дисәм дә була. Мәктәптә тел һәм әдәбиятны бик яратып укыдым. Университетта белем алганда да, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты каршында оешкан «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрү үзенекен итте. Ә иҗат исә борынга кызлар исе керү белән башланган мавыгу гына иде кебек. Тәүге шигырьләремне язганда, шагыйрь булып китәрмен дип башыма да килмәде.

Ә хокук белән әдәбият арасында уртаклык: дөньяда гаделлек урнаштыру. Әдәбият моны әдәп-әхлакка өндәү белән эшләсә, юриспруденция әлеге мәсьәләгә хокукый яктан карый. Шуңа үземне әдәбияттан артык ерак йөргәнмен дип санамыйм.

- Син Сөмбел исемле тәти, матур кызчыкның әтисе дә бит әле. Балаң булу тойгысы шигырьләреңә, тормышка мөнәсәбәтеңә тәэсир итми калмагандыр?

- Әйе, Аллага шөкер, ике ел элек кызым Сөмбел туды. Әлбәттә, үзгәрдем. Тагын да җитдиләндем, шул ук вакытта, үземне балачакка кире кайткан кебек тоям хәзер. Иҗатымда балалар шигырьләре күренә башлады. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә эшләгәч, башкача була да алмый, әлбәттә. Әлегә балалар өчен бик күп табышмаклар иҗат итәргә насыйп булды.

Балалар әдәбияты - бик катлаулы өлкә. Анда үзеңнең балачагыңны гына искә төшереп, иҗат итү җитми. Балалар әдибе бүгенге нәниләр белән бергә атларга, балалар тормышыннан хәбәрдар булырга тиеш. Бу өлкәнең бик җаваплы икәнен аңлыйм. Балалар өчен китап чыгару өчен, әлегә әсәрләрем аз дип саныйм. Киләчәктә бер җыентык әзерләү ниятем бар.

- Үзең нинди гаиләдә тәрбияләндең? Әти-әниең биргән тәрбия дәресләрен, кагыйдәләрен үз гаиләңдә дә дәвам итәсеңме?

- Тәртипле, тырыш татар гаиләсендә тәрбияләндем. Әтием - инженер-энергетик, әнием - укытучы. Шулай ук, дәү әтием белән дәү әниемә дә бик рәхмәтлемен. Әби-бабай белән бергә үсмәгән балалар күпмедер дәрәҗәдә ятим кебек тоела миңа. Өйгә газета-журнал алдырмаган чагыбызны хәтерләмим. Иң яхшы тәрбия - шәхси үрнәк. Бу ысул иң катлаулысы һәм иң нәтиҗәлесе. Ничек диләр әле, баланы күпме генә тәрбияләмә, барыбер үзеңә охшый. Әлеге ысулны җиренә җиткереп башкарасы иде.

- Шагыйрь һәм әти кеше буларак, газета укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идең?

- Әдәбиятыбызны яратыгыз. Китапларны, газета-журналларны укып барыгыз. Иң мөһиме, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп яшик. Үз кыйблабызга тугры булганда гына, бәхетле булачакбыз. Башка юл юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев