Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Блогер

Лилия Гыйбадуллина хикәяләре. Лилиянең бүген туган көне! Аңа саулык, иҗат уңышлары, гаилә бәхете телибез.

Блогер

Марат блогер булачак! Ул бүген шулай хәл итте. Ничек алданрак башына килмәгән!? Иң җиңел, иң кызыклы һөнәр ич бу. Җитмәсә, иң «текә» һөнәр. Әнә, ул мөкиббән киткән блогерларның миллионлаган язылучылары бар. Менә бу популярлык ичмаса… Марат сәгатьләр буе карый аларның блогын. Диванга кырын ятып, авызын ябарга да онытып карый. Шуларны карый-карый, кайбер көнне өй эшләрен эшләргә дә вакыт калмый. Урамга да чыгылмый, бүлмә дә җыештырылмый, ашарга да онытыла хәтта. Әкәмәт инде. Менә тиздән аның үзенә дә зәңгәр экраннардан миллонлаган мөкиббән күз төбәләчәк. Бу уйлардан Марат бер 10-15 сантимертга үсеп киткәндәй булды, тураебрак утырды хәтта.

Булачак блогер мәктәптән кайтып керешкә үк, эшкә тотынды. Портфелен бер якка, курткасын икенче якка атты да, телефонына ябышты. Берәр бик шәп видео төшерергә кирәк тиз генә. Тә-ә-әк… Караучылар күп булсын өчен, кызыклы һәм файдалы булырга тиеш бит инде ул. Башта спорт белән шөгыльләнгәнен төшерергә уйлады малай. Спорт файдалы ич. Супер физзарядка күрсәтсен әле менә. Әмма турникта көч-хәл белән ике тапкыр тартылып төшкәннән соң, бу фикернең бик үк уңышлы түгеллеген аңлап алды. Әһә, менә соңгы арада математикадан тапкырлау таблицасын ятлатып теңкәгә тияләр. Нигә әле шуны өйрәтеп, видео төшермәскә. Вәт баш! Һәм малай бөтен аң-белемен җигеп, эшкә кереште. «Җидене сигезгә тапкырласаң, кырык җиде була ул, дуслар. Биш дүртең – егерме биш. Ә алтыны дүрткә тапкырсак, егерме алты килеп чыгачагын төнлә уятып сорасалар да беләм мин!..»

Марат икенче көнне «йолдыз» булып балкып уянды. Кая, «Марат Сол» («Марат  Солтанов» дисәң, текә түгел ич!) каналына ничә мең кеше язылды икән, дип кәефле генә экранны кабызып җибәрсә… Бер язылучы! Математика укытучысы Зөлфия Камилевна! «Марат, иртәгә тапкырлау таблицасын яттан сөйләргә әзерлән. Видеоңның ссылкасын әти-әниеңә дә җибәрдем...» дип комментарий да калдырган җитмәсә. Менә сиңа популярлык… Блогер булу өчен дә яхшы укырга кирәк шул. Һәм тапкырлау таблицасын белергә!

 

Куян күчтәнәче

 

Ильяс белән Закир шәһәрдә яшиләр. Ә ял көннәрендә, каникулда авылга кунакка кайталар. Аларны анда әбиләре, бабалары зарыгып көтә. Һәм тагын күп җан ияләре көтә малайларны: Алисә исемле кәҗә, Роза исемле песи һәм аның Шаян атлы бәбие, Зебра исемле үгез малае, куяннар… Куяннар читлектә яшиләр. Ильяс белән Закир аларны сыйларга ярата. Җәй көне кәбестә, кишер, әрекмән белән сыйладылар. Су эчерделәр, сыйпап яраттылар.

Көз җитте. Мәктәптә укулар башланды. Авылга ялларда гына кайтыш хәзер. Малайлар соңгы кайтуда аптырап калдылар – куяннар юк! Бабалары әйтә: «Качканнар, урманга сыпыртканнар инде...», ди. Әбиләре читлекнең ишеген ябарга оныткан шул. Ә куяннар җитез бит алар. Шалт – чыкканнар да чапканнар менә. Куяннарны бик сагынсалар да, малайлар еламады. Роза һәм Шаян белән уйнап, Алисәне, Зебраны сыйлап юандылар. Тора-бара хәтта куяннар турында оныттылар да бугай.

Менә җәй җитте – каникуллар. Ильяс белән Закир шатланып авылга кайттылар. Ууу, монда җәй көне эш күп! Әбиләре бакчада мәш килә, бабалары малларга ризык әзерли, печәнгә йөри. Малайлар да уйнап кына йөрмиләр, булышалар.

Беркөнне бабалары печәннән кайтты да, оныкларны янына чакырып алды. Кулында төенчеге дә бар. «Ягез әле, улларым, куян чәе белән сыйлыйм әле сезне. Куян күчтәнәче тәмле була ул», дип, малайларга чәй салып бирде, күмәчләр өләште. Ильяс белән Закир иреннәрен ялый-ялый ашадылар. Куян күчтәнәче бик тәмле иде. «Абый, белдем!» дип кычкырып җибәрде кинәт Закир. «Бу күчтәнәчне безнең куяннар биреп җибәргән бит инде! Безне онытмаганнар алар!». Әйбәт куяннар икән. Юмарт куяннар икән.

 

Фея бүләге

Ильясның теше төште. Тиз генә төшмәде инде. Башта бераз авыртып торды. Ильяс сиздерми генә елап та алды хәтта. Теш малайны кызганды бугай. Алма ашаганда төште дә куйды. Ильяс нидер дөрес түгеллеген шундук сизенде. Караса, алмада аның теше тырпаеп тора. Менә сиңа мә!

Ильяс бик сөенде. Бүген төнлә бу тешне мендәр астына салып ятачак ул. Ә иртән торуына мендәр астында бүләк булачак. Теш җыя торган фея калдырачак ул бүләкне. Мультиктагыча. Теш чиста булса – бүләк шәбрәк. Шуңа Ильяс төшкән тешен щетка белән чистартып та куйды әле. Теш ялтырап тора!

Малай иртән уяну белән, кулын мендәр астына тыкты. Охо! Нидер бар. Мендәрен алса, уенчык машина – зәп-зәңгәр БМВ!!! Ильяс шатлыгыннан «ура» кычкырып, аш бүлмәсенә атылды.

- Әни, әни! Кара, фея миңа нинди бүләк калдырган!!!

Әнисе дә сөенде. Әтисе дә тел шартлатып алды. Машина чыннан да шәп иде. Рәхмәт инде фея апага. Машинаны хәтта тартмадан чыгарып куйган бит мендәр астына. Ильяска каты булмасын дигәндер инде. Тартманы гына әтисенең сумкасына яшереп куйган менә. Хәйләкәр фея! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев