Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

"Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың..."

Тукай...

Ул хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямчыга утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямчы исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» - дип кычкырып йөри...

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә - бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» - дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскийга алып китә.

Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә.

«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», - дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек» (Габдулла Тукай)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев