Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Оча белми торган кош

Пинг­вин ди­ю­гә без­нең күз ал­ды­на мульт­фильм ге­рое Ло­ло ки­леп ба­са­дыр. Ло­ло ма­җа­ра­ла­ры три­ло­ги­я­сен (6+) 1986-1987нчы ел­лар­да без­нең ил сту­ди­я­лә­ре бе­лән япо­ния мульт­фильм­чы­ла­ры бер­гә­ләп тө­шер­гән.  Ул Ло­ло исем­ле пинг­вин ма­лае һәм Пе­пе исем­ле пинг­вин кы­зы ту­рын­да. Нин­ди ге­нә кы­зык хәл­ләр­гә та­ры­мый­лар алар!

Әм­ма пинг­вин­нар әки­ят­тә ге­нә тү­гел, тор­мыш­та да иң кы­зык­лы те­рек­лек ия­лә­ре­нең бер­се икән.  Бер­дән, кош дип са­на­лу­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, оча бел­ми­ләр. Аның ка­ра­вы, бер ди­гән йө­зә­ләр! Су ас­тын­да алар­ның күз­лә­ре та­гын да ях­шы­рак кү­рә икән хәт­та. «Пинг­вин­нар го­мер­лә­ре­нең  яр­ты­сын ко­ры җир­дә, икен­че яр­ты­сын оке­ан­да үт­кә­рә­ләр, – дип яза­лар га­лим­нәр. Кай­бер төр­лә­ре ко­ры җир­гә нә­сел кал­ды­ру өчен ге­нә чы­га­лар икән. Пинг­вин­нар­ның бар­лы­гы 18 тө­ре бу­ла икән. Иң зу­ры­сы – им­пе­ра­тор пинг­ви­ны. Аның озын­лы­гы 120 см­га җи­тә, ди­ләр. Ә авыр­лы­гы – 40 ки­лог­рамм­га. Иң кеч­ке­нә пинг­вин исә ке­ше­нең те­зен­нән ге­нә бу­ла. Авыр­лы­гы да (күз ал­ды­на ки­те­ре­гез!) ни­ба­ры 2,5 ки­лог­рамм.  

 

Пинг­вин­нар  Ан­тарк­ти­да, Яңа Зе­лан­дии, Авст­ра­ли­я­дә, Көнь­як  Аф­ри­ка­да, Көнь­як Аме­ри­ка­да, яр буй­ла­рын­да яши­ләр. Ба­лык, кыс­ла бе­лән тук­ла­на­лар. Го­мер озын­лык­ла­ры – ур­та­ча 25 ел. Алар үза­ра бик дус, имеш­тер – мең­лә­гән пинг­вин бер­гә көн кү­рә. Әм­ма нәр­сә кы­зык – пинг­вин­нар бер-бер­се­нең оя­сын­нан йо­мыр­ка ур­лар­га яра­та­лар. Шу­ңа кү­рә йо­мыр­ка­дан ба­ла чык­кан­чы әти пинг­вин бе­лән әни пинг­вин аны чи­рат­ла­шып сак­лый­лар икән.

20нче гыйн­вар – Пинг­вин­нар кө­не булып санала.

Иң файдалы кошларның берсе

Сандугач – кошлар арасында иң матур сайраучысы

«Шәһәр санитарлары» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев