Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

«Шәһәр санитарлары»

Кемнәр алар?

Чәүкә — шәһәр һәм авылларда очрый торган иң гадәти кош. Аларның күпчелеге кыш көне җылы якларга китми. Ояларын өй кыекларында, мич морҗаларында, манара башларында, агач куышларында ясый.
Ул каргадан кечкенәрәк, төтен сыман кара-көрән төстә, көлсу-көрән башлыклы була. Апрель башында 4—5 бала чыгара. Аларны бөҗәкләр һәм күбәләк кортлары белән тукландыра.

Көзгә кадәр чәүкәләр болыннарда, басуларда, көтүлекләрдә гаять күп бөҗәкләрне юк итәләр. Ә инде көзен, бөҗәкләр беткәч, бушаган иген басуларында орлык чүплиләр. Шәһәр җирендә яши торганнары, төрле ризык калдыкларын, чүп-чарларны ашап, «шәһәр санитарлары» вазифасын да башкаралар.


Файдалы чәүкәләр

Апрельдә һәрчак

Тормыш җанлана,

Тынлык югала:

Безнең чәүкәләр

Оялар кора,

Чыгара бала.
Бәләкәчләргә

Көл-көрән кошлар

Корт-бөҗәк ташый.

«Пи-пи-пи, рәхмәт!»

Кошчыклар тәмләп,

Яратып ашый.
Чәүкәләр, үскәч,

Гаскәрләр булып,

Кырларны яулый:

Бөҗәкләр ашый.

Көзен басуда

Әрәмгә, тиккә

Бөртекләр калмый.

Айдар Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев