Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Төсле карандашлар көне

16нчы мартта менә шундый гадәти булмаган бәйрәмне билгеләп үтәләр.

Төсле карандашның составында төп матдә - балавыз.

Балавыз нигезендәге карандашлар куллану Грециянең Алтын гасырында башлана һәм Рим галиме Плинтийның язмаларында искә алына. Рәссамнар балавызлы рәсем ясау материалларын төсләрнең җетелеге һәм вакыт үтү белән дә матурлыгын югалтмавы өчен гасырлар дәвамында файдаланганнар.

Күптәннән кулланылса да, төсле карандашларны бары тик 20 гасыр башында гына рәссамнар өчен яраклы итеп җитештерә башлыйлар. Соңгы елларда төсле карандашларны арт-терапия һәм психологик тернәкләндерүдә актив кулланалар. Һәм, әлбәттә, инде төсле карандашлар - балаларның яраткан дусты. Рәсем ясау - баланың кул бармакларын үсешен яхшырта, иҗат итү сәләтен, фантазияне арттыра.

Шушы темага бер хикәя ► Абдулла Алиш, «Уңышсыз рәсем»


Төсле карандашлар яхшы
Ярдәмче балаларга,
Кул бармаклары үсешен
Әзерлиләр язуга.

Бердәм булып, дус булып,
Урнашканнар тартмага,
Кайчан мине алырлар, дип,
Көтәләр тыныч кына.

Җанлы кебек, йөрәкләре
Агач таяк эчендә,
Яза, сыза, буйый да ул
Җанын бирә кешегә.

Алар ия сихри көчкә,
Төрлесе төрле төстә,
Әйтерсең лә йөрәкләрен
Бирә кечкенәләргә.

Ә балалар рәсем ясый,
Фантазиясе арта,
Шулай буйый башлагач,
Кызыга, чагыштыра,

Төсле карандаш кызыклы,
Файдалы да бит әле,
Иҗади эшчәнлек үсә,
Арта уйлау сәләте.


Фәймә Зайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев