Көмеш кыңгырау

Уңышсыз рәсем

Абдулла Алиш хикәясе.

Ренат рәсем төшерергә бик ярата. Ул кызылармеецлар ясый, өйләр ясый, йөгерек атлар да эшләп куя. Бакчадагы Зәйнәп апа да аны мактый: «Безнең Ренат — художник ул,— ди.— Сез әле, бәлки, белми дә торгансыздыр? Рәсемнәрне оста итеп эшләгән кешене художник диләр».

Беркөнне Ренат кәгазь тапты, карандаш алды да рәсем төшерергә утырды. Тик менә нәрсәне ясарга? Самолетны ул ясый белә, танк рәсемен матур итеп эшли ала.

Нәрсә ясарга соң? Шулай аптырап торганда, аның күзе өстәлдәге китапка төште. Кемдер аны укыган булса кирәк. Җыйнаксыз кеше икән. Укыгач ябып та китмәгән. Ә Ренат­ка инде шул гына кирәк тә иде. Китапның ачылып торган битендә менә дигән рәсем: диңгезнең зәңгәр дулкыннарын ярып, бер зур кораб бара. Ә аның пушкалары тырпаеп, су­зылып торалар. Бик тиз генә ул аны күчереп үз кәгазенә ясасын әле.

Менә диңгез, менә монысы корабның борыны, монысы пушкалары, монысы матчасы, монысы флагы, монысы мор­җалары. Менә инде ул аны эшләп тә бетерде. Ләкин Ренат ясаган кораб китаптагыга бер дә охшамый. Ул үзе ясаган рәсемне тиз генә ертып ыргыта да тагын эшләргә утыра. Мо­нысы да чыкмый:                                   

—  Болай булмый,— ди ул.— Әгәр менә рәсемнең астына кәгазь куеп өстеннән карандаш белән сызсам, ничек булыр? Менә ул шулай эшләп карый. Тагын булмый. Барыбер кәкре-бөкре сызыклар гына чыга. Юкка аны художник дип мак­тыйлар. Юк, юк, ул художник түгел, ә менә бу рәсемне эшләүче кеше художник, ичмасам!

Китаптагы рәсемгә бик нык ачуы килде аның. «Минем кәгазьдә чыкмасаң-чыкмассың, менә бу китап битендә дә матур булып торма әле»,— дип, ул аны аркылы-торкылы сызып бетерде.

Нәкъ шулвакытта ишек ачылды. Кемнеңдер аяк тавыш­лары ишетелде...

—  Әй Ренат, ул китапны нишләтәсең?— диде берәү. Ренат китапны тиз генә ябып өлгерде. Караса, янында абыйсы басып тора. Ул бер сүз әйтмичә генә өстәл янына килеп утырды һәм китапны актара башлады. Ренат куркып торды: «Сизгән икән, буялган җирне эзли». Дөрестән дә, ул нәкъ шул битне ачты да аптырап калды. Бер Ренатка, бер китапка карап торгач:

—  Синең эшме бу?— диде. Ренат кып-кызыл булып:

—  Ачуланма инде, абый, мин болай буласын белмәдем,— диде.

—  Нишлим инде, библиотека китабы бит бу, хәзер аннан миңа китап та бирмәсләр,— дип, абыйсы сукранырга тотынды.

Аның тавышына әниләре дә килеп җитте.

—  Китабымның укый торган җирен менә нишләткән,— дип күрсәтте абыйсы әниләренә. Ә Ренат бер суз дә дәшми басып торды.

— Бу китапка никадәрле көч салынган,— диде әниләре.— Аны буяр өчен түгел, ә укыр өчен эшләгәннәр. Ә син, кечкенә улым, ул рәсемне бик тиз генә ясамакчы булгансың. Аны ясар өчен, башта мәктәпкә кереп укырга кирәк шул.

— Ә нигә мине мәктәпкә бирмисез соң? Мәктәпкә барасым килә минем! — дип, Ренат кычкырып елап җибәрде.

— Син яшь әле, тиздән-тиздән мәктәпкә барырсың. Китап­ларны буярга ярамый. Син зур малай булсаң, рәсемнәрне үзең уйлап яса,— диде дә әниләре кечкенә улын кочаклап үпте.

Әни ялга киткәч (Абдулла Алиш)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: