Көмеш кыңгырау

Әни ялга киткәч

Безнең әби күрше авылда тора. Беркөнне әни әбиләргә ял итәргә китте.

Бөтен өй эше әти белән минем өскә төште. Әни өйдә булганда, мин аңа рәтләп булышмый идем. Эш үземнең җилкәгә төшкәч, әни­емнең эше бик күп булганлыгына төшендем һәм, аңа ярдәм итмәвем өчен, үземне бик нык шелтәләдем.

Хәзер миңа элеккегә караганда иртәрәк торырга туры килә.

Иртән торабыз. Мин сеңлем Фәүзияне юындырам. Өс, аяк кием­нәрен табып бирәм, кайберләрен үзем кидертәм, ә кайберләрен үзенә кияргә кушам. Аксөяк булып үсмәсен әле, үзен-үзе карарга өйрәнсен дим. Аннары форточкаларны ачып, идәнне себерәм.

Ул арада әти чәй кайнатып алып керә. Бергәләп утырып чәй эчәбез дә, мин Фәүзияне балалар бакчасына илтеп кайтам. Аннан мәктәпкә китәм. Әти эшкә китә.

Мин әтидән иртәрәк кайтканга күрә, аш та пешереп торырга туры килә. Бу эш башта бик авыр тоелды. Чаманы белми аптыра­дым. Йә ашны күп итәм, йә бик аз була. Кайвакыт аш бик тозлы була, кайвакыт тоз салырга бөтенләй онытам. Тора-бара мин аш пешерергә өйрәнеп җиттем. Әти мин пешергән ашны мактап-мак-тап ашый торган иде.

- Малай кеше пешергән аш дип әйтмәссең, бик тәмле булган, - ди иде ул.

Ашап-эчкәч, күп тә үтми, Фәүзия йокларга ята. Әти газета-журналлар карый, ә мин дәресләремне әзерләргә утырам.

Беркөнне минем төймәм өзелде. Әти тагып бирмәкче иде. Ни­чек инде, үз кулың була торып, эшеңне оялмыйча әтиеңнән эшлә­тергә кирәк?! Азапланып булса да үзем тактым. Энә саплый алмый йөдәп беттем. Бер-ике тапкыр бармагыма чәнчеп алдым. Инде та­гып бетердем дисәм, кыек тагылган. Башка төймәләрдән бөтенләй читтә тора.

Бөгәрләнеп беткән күлмәк белән мәктәпкә барып булмый бит инде. Кулны пешерә-пешерә булса да үтүкләргә өйрәндем. Көннәр үткәч, бүлмәләрнең идәне дә бик каралып китте. Беркөнне әти үзе идән юарга дип җыена башлады. Бу эшкә дә үземнең өйрәнәсем килде. Чалбар балакларымны сызгандым да, әйдә юарга!

Башка вакыт мин өй эшен эшләргә иптәшләремнән ояла идем. Көләрләр дип уйлый идем. Әни ялга киткәч, мин шулай итеп бай­так кына эшләргә өйрәндем.

Менә әни кунактан кайтты. Ул:

-  Бик яхшы иткәнсең. «Эшең безгә булса, өйрәнүең үзеңә бу­лыр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән борынгылар, -диде.

Абдулла Алиш.

Нечкәбил

Үзем турында җыр

Алдакчы Наил

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: