Көмеш кыңгырау

Алдакчы Наил

Нинди рәхәт! Кояш кыздыра.

Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк. Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.
Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да чишенде. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.
Без кычкырабыз:
- Кермә, кермә, батасың!
Ә ул берни ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Апа да кычкырды:
-  Наил! Наил!
Бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:
- Батам, батам, коткарыгыз!
Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.
Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:
-  Ха-ха-ха! - дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде.
Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды. Апа әйтә:
-  Алай алдакчы булырга ярамый, - ди. Наил әйтә:
-  Мин уйнап кына.
-  Уйнап кына да ярамый, - диде апа.
Икенче тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:
- Кермә, кермә! Апа да кычкыра:
-  Наил! Наил!
Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, ярдан ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?
Кинәт Наил юкка чыкты. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагын чумды. Кычкыра башлады:
- Батам, батам, коткарыгыз!
-  Шаяра, шаяра, - диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:
- Наил, алдама, тиз бул, чык! - ди.
Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.
Шулвакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.
Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыныннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.
Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты. Уңайсызланып, апага карады. Кызарды.
Ә апа:
-  Менә ни була бит ул, - диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: