Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кызыклы радио тарихы

13нче февраль - Бөтендөнья радио көне.

Дөнь­я­га бил­ге­ле дик­тор

Кешелек дөньясы борынгы заманнан бирле үзара аралашу юлларын эзләгән. Кешеләр үзара хәбәрне куллар, авазлар, учактагы төтен, барабаннар, байраклар ярдәмендә хәбәр иткәннәр.

Төрле халыкларда хәбәр салуның төрле ысуллары булган. Мәсәлән, индеецлар җепләр үреп, хат җибәргәннәр.

Соңрак дөньяда күгәрчен почтасы бик уңышлы эшли башлый. Тарихка хәбәрче кешеләр дә булуы билгеле. Алар башта җәяү, соңрак атлар белән зур араларны кичеп, мөһим хәбәрләрне җиткезгәннәр. Ул эшкә физик яктан бик нык кешеләр генә сайланган. Радио тарихы бик кызыклы, һәм шул ук вакытта ил өчен бик әһәмиятле булган. Ә инде 1917 елларда радио киң таралыш таба.

1921 елдан эфирда җырлар, хәбәрләр яңгырый башлый. Советлар Союзы эфирында шигырьләр, сатира әсәрләре укыла, ә 1923 елны беренче радиоконцерт тапшырыла. Бөек Ватан сугышы елларында радио Совет армиясенә җиңү яуларга ярдәм итә.

Серле сүз (притча)

Совет радиозаводлары фронт өчен төрле радиоаппаратура җибәреп тора, аны тагын да камилләштерү өстендә эшли һәм зур уңышларга ирешә.

Радиостанцияләрнең саны бик күп була, алар җиңел, уңайлы һәм бик зур радиус киңлегенә дә ия булалар.

Сугыш елларында радистларга бик авыр шартларда - пулемет, автомат, снарядлар утлары астында эшләргә туры килә. Алар батырларча бер фронттан икенче фронтка элемтә урнаштырырга ашыгалар. Чөнки аларның бердәм, уйлап эшләнгән эше ил язмышын хәл ител. Алар хезмәте белән дә, пехота, артиллерия, танклар, авиация, партизаннар арасындагы элемтәне югалтмыйча, явыз фашистлар явыннан азат ителүгә ирешкәннәр.

Меңләгән радистлар Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Советлар армиясенең радистлары мөһим мәгълүматларны вакытында тапшырылып Бөек җиңүгә китерә.

Сугыш вакытында кешеләр урам радиосы астында җыелышып фронттагы һәм тылдагы хәбәрне белеп тора. "Радио аша хатлар "тапшыруын тыңлап күпме гаилә үзләренең сугышта хәбәрсез югалган туганнарын, якыннарын, дусларын таба.

Яше-карты Совет армиясенең җиңү яулаган хәбәрләрен даими рәвештә тыңлап, тагын да рухланып тора.

Сугышның Бөек җиңүе турында хәбәрне дә радио аша ишетәләр.


Гүзәл Госманова Чаллы үзәк китапханәсе.

«Китап» радиостанциясе эфирда

КАЯН АЛЫРБЫЗ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев