Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дөнь­я­га бил­ге­ле дик­тор

Сез­нең Юрий Ле­ви­тан ту­рын­да ишет­кә­не­гез бар­мы?

Без­нең әби-ба­бай­лар яшә­гән Со­вет за­ма­нын­да ул иң бил­ге­ле ке­ше­ләр­нең бер­се бул­ган. Ха­лык­ка ра­дио аша Бө­ек Ва­тан су­гы­шы хә­бәр­лә­рен җит­ке­реп тор­ган Ле­ви­тан.

Шу­ны­сы кы­зык, аның тор­мы­шы оч­рак­лы­лык­лар бе­лән ту­лы. Юрий Мәс­кәү­гә ки­но­тех­ни­кум­га кер­мәк­че бул­ган. Тик аны ак­цен­ты бар, дип ал­ма­ган­нар. Урам­да ул ра­дио алып­ба­ру­чы­лар бәй­ге­се ту­рын­да укы­ган. Ра­ди­о­га аны ак­цен­ты­на ка­ра­мас­тан ка­бул ит­кән­нәр.  

Эфир­га чы­га­ра баш­ла­гач, Ле­ви­тан­ның та­вы­шын ил җи­тәк­че­се ише­теп ал­ган. Һәм үзе­нең 5 сә­гать­лек док­ла­дын әле­гә бер­кем­гә бил­ге­ле бул­ма­ган Ле­ви­тан­нан укыт­кан.

Су­гыш дә­ва­мын­да Ле­ви­тан бар­лы­гы 2 мең яңа­лык һәм 120 ашы­гыч хә­бәр укы­ган. Та­вы­шы бе­лән ул сол­дат­лар­да һәм бө­тен Со­вет хал­кын­да җи­ңү­гә ыша­ныч ту­дыр­ган. Шу­ңа кү­рә фа­шист­лар­ның иң зур дош­ма­ны са­нал­ган. Гер­ма­ни­я­нең мах­сус хез­мәт­лә­ре Ле­ви­тан­ны ур­лау ту­рын­да план­нар тө­зе­гән­нәр. Тик бул­ды­ра гы­на ал­ма­ган­нар.

1945 ел­ның 9нчы ма­ен­да Ле­ви­тан ту­ры эфир­да җи­ңү ту­рын­да при­каз текс­тын укыр­га ти­еш бул­ган. Тик ул ха­лык кат­ла­мы аша Кремль­гә үтеп ке­рә ал­ма­ган. Ул: «Мин шун­да эш­кә ба­рам» дип күп­ме ге­нә өз­гә­лән­сә дә, «Хә­зер Ле­ви­тан сөй­ләр­гә ти­еш, син дә көт» дип, аны эч­кә үт­кәр­мә­гән­нәр. При­каз­ны аңа икен­че ра­ди­ос­тан­ци­я­дән укыр­га ту­ры кил­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев