Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Конфетларның борынгы бабасы

20нче фев­раль – «Ә­тәч» кән­фит кө­не.

Тат­лы кән­фит­ләр, пе­чень­е­лар, шо­ко­лад­лар – кыс­ка­сы тәм-том яра­та­быз ин­де без. Бик яра­та­быз хәт­та. Нин­ди ге­нә «тәм­лүш­кә» юк хә­зер. Ки­бет­ләр­гә кер­сәң – күз ка­ма­ша. Әле­ге тәм-том­нар­ның иң бо­рын­гы «ба­ба­сы» ни-нәр­сә бул­га­нын бе­лә­сең­ме син? «Ә­тәч» ул! Ха­лык те­лен­дә нәкъ шу­лай дип ата­ла тор­ган та­як­чык тот­ма­лы ка­ты кән­фит. Әби-ба­баң­нар бә­лә­кәй чак­та шу­ның бе­лән сый­лан­ган ме­нә. Аны­сы да бәй­рәм­нәр­дә ге­нә тә­те­гән.

Рә­сәй­дә «ә­тәч»­не XV га­сыр­да ясый баш­лый­лар. Һәм һич ке­нә дә тәм-том итеп тү­гел. Ян­ды­рыл­ган ши­кәр­дән ясал­ган бал­лы да­ру итеп. «Ә­тәч» – ба­ла­лар өчен ютәл­дән да­ру бу­ла. Ни­чек рә­хәт, әйе­ме? Үзе тәм­ле, үзе фай­да­лы. Лә­кин теш­ләр­не бо­за тор­ган бу­лып чы­га шул ул. Бер рә­хәт­нең – мең мих­нә­те, ди­ләр. Син дә теш­лә­рең­не сак­ла, кән­фит күп аша­ма, яме.

Бу кызык: Волейболның туган көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даталар