Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бүген интернетка керергә ярамый!

Чөнки 26нчы гыйн­вар Ха­лы­ка­ра ин­тер­нет­сыз яшәү кө­не дип игълан ителгән.

Ин­тер­нет­сыз яшәү кө­не ел са­ен гыйн­вар­ның соң­гы як­шәм­бе­сен­дә бил­ге­ләп үте­лә. Бө­тен дөнь­я­да, бер ге­нә көн­гә бул­са да, ин­тер­нет­тан, со­ци­аль чел­тәр­ләр­дән баш тар­тып то­рыр­га өн­ди­ләр, ди­гән сүз ин­де бу. Ягъ­ни без бер ге­нә көн бул­са да смарт­фон, те­ле­фон, ноут­бук­лар­сыз яшәп алыр­га ти­еш бу­ла­быз. Вир­ту­аль тү­гел, ре­аль (чын) дөнь­я­да, ягъ­ни.

Әле­ге тәкъ­дим бе­лән бе­рен­че бу­лып 2000 ел­да Бри­та­ни­я­нең со­ци­аль ачыш­лар инс­ти­ту­ты чык­кан. Һәм бер шик­сез, идея ав­тор­ла­ры – ин­тер­нет­ны үз­лә­ре үк ак­тив кул­ла­ну­чы­лар бул­ган. 

20 ел эчен­дә ин­тер­нет кул­ла­ну­чы­лар са­ны 5 тап­кыр арт­кан! Һәм шул ук ва­кыт­та «ин­фо­ма­ни­я», «со­ци­аль йо­мы­лу» ке­бек авы­ру төр­лә­ре дә бар­лык­ка кил­гән. Без­нең тор­мыш­ны кы­зык­лы­рак итү­че  җай­лан­ма­лар шу­лай еш кы­на бәй­ле­лек­кә ки­те­рә дә.

Ин­тер­нет­ның фай­да­лы як­ла­рын ин­карь ит­ми­без. Әм­ма ча­ма хи­сен дә югал­тыр­га яра­мый. Ин­тер­нет­сыз яшәү кө­нен без­гә шу­ны ис­кәр­тер өчен уй­лап та­был­ган.  26нчы гыйн­вар­ны му­зей-парк­лар­га ба­рып, вир­ту­аль тү­гел, ре­аль дус­лар бе­лән ара­ла­шып үт­кә­рик!

Бу темага чираттагы язмалар - Интернет – файдалымы, зыянлымы

Интернет дигән дөнья... 

Куркынычсыз интернет

Интернет пәрәвезе

Россиядә интернет көне

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев