Көмеш кыңгырау

Интернет пәрәвезе

Безгә бирелгән гомернең һәр минуты бик кадерле. Бу минутларны кире кайтарып та, сатып алып та булмый. Элек-электән кешеләр бик күп телләр өйрәнергә, бер-берсе белән төрле телләрдә аралашып, дөньяны күбрәк танып белергә омтылганнар. Интернет челтәрен кирәкле вакытта, дөрес итеп куллана белсәң, галим булырга да була.

Яңа туган Үрмәкүч кызы, үзенең сиртмә бишегендә уянып, күзләрен ачып җибәрү белән тирә-ягындагы тынлыкны бик үк өнәп бетермичә:

– Әни! – дип кычкырып җибәрде.

Тик аңа үз тавышының кайтавазы гына әйләнеп кайтып ишетелде. Күзләрен тутырып бишегенең бауларында бөтерелеп тирбәлүче безелдәвек озынборын-черкиләрне күзәтеп ятты. Озын аякларының һәрберсен бөгә-турайта гимнастика ясап алганнан соң, үзен чорнап алган тынлыктан тизрәк котыласы килепме:

– Әти! – дип, тавыш биреп тә карарга булды.

Бишек өстендә уйнап очкан ике чебеннең безелдәүләреннән башка тавыш-тын ишетелмәгәч, ул тагын да көчлерәк үзәк өзгеч тавыш белән:

– Әллә соң мин тоташ ятимме? Нигә минем белән берәүнең дә сөйләшәсе килми? Кайда минем әнием? Кай тарафларда йөри әтием? Кайсыгыз булса да җавап бирегез инде!

Шулвакыт бишек бавы тирәсендә очып уйнаган ике чебеннең берсе бишек бавына уралды да,  тынлыкны бозды:

– Сез-з-з – ятим! Тик сез-з-знең дусс-сларыгыз бик күп булачак, гүз-зз-зәл кыз-з-зчык! Без-з-зз сез-з-зне интернет пәрәвез-челтәренә тоташтырырга ярдәм итәрбез-з-з! Әтиегез-з-зне дә, әниегез-з-зне дә эз-з-зләрсез, ә бәлки табарсыз-з-з да. Бу челтәр-үрмәкүч челтәре генә түгел, гаҗәеп бай һәм серле челтәр! Ул әти-әниеңне дә, дус-с-сларыңны да, ачлыгыңны да оныттырырга сәләтле.

Безгә бирелгән гомернең һәр минуты бик кадерле. Бу минутларны кире кайтарып та, сатып алып та булмый. Элек-электән кешеләр бик күп телләр өйрәнергә, бер-берсе белән төрле телләрдә аралашып, дөньяны күбрәк танып белергә омтылганнар. Интернет челтәрен кирәкле вакытта, дөрес итеп куллана белсәң, галим булырга да була. Ул челтәргә кереп көне-төне уен уйнап утырган балаларның дуслары белән сөйләшәсе дә, әдәби китаплар укыйсылары да килми башлый. Көннән-көн булган сүз байлыклары да кими, ана телләрен дә оныта башлыйлар.

Чебен әле Үрмәкүч кызына тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләргә теләде, тик иректә очып йөрүче дусты:

– Оз-ззакка суз-з-зсаң, тоз-з-закка бөтенләй ябышып калуың мөмкин. Дәрес-с-сләреңне кыс-с-скартырга һәм шомартырга киңәш итәм! – дип кисәтү ясап өлгерде.

Ә бишек бавына уралган Чебен:

– Чибәр кыз-з-зчык! Менә бу җепне генә чәйнәп өзегез-з-з! Аңлагыз-з-з! Сез-з-знең дә гомерегез-з-з бик кадерле. Вакытыгызны әрәмгә уз-зз-дырмагыз! – диде.

Үрмәкүч кызы Чебен эләккән тозакның бауларын чәйнәп өзде, Чебен:

– Рәхмәт, акыллы кыз-з-зчык! Сау бул! Киләсе очрашуларга кадәр!.. – диде дә очып китте. Биргән вәгъдәләр дә онытылды. Ә Үрмәкүч кызы чирләде, ахрысы:

– Интернет пәрәвезе! Интернет челтәре! – дип, әле дә саташып ята, дип ишеттем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: