Реклама
Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне февральнең икенче сишәмбесендә үтүче бәйрәм. Быел ул 11нче февральгә туры килә.
Әлеге яңа бәйрәм 2004 елның гыйнваренда Европа Комиссиясе тәкъдиме белән барлыкка килә. Ел саен әлеге көннең темасы билгеләнә, төрле акцияләр, конференцияләр уздырыла.
Дөньяда 4 миллиардтан артык кеше интернет челтәреннән файдалана. Россиядә 110 млн. интернет-кулланучы бар. Шулар арасында син дә бар, шулай бит? Тик интернет бик файдалы глобаль челтәр булса да, анда вакытыңны кирәгеннән артык сарыф итмә һәм билгеле бер кагыйдәләр турында да онытма! ⇒
Интернетның уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.
Интернет – файдалымы, зыянлымы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз