Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ашыкма, мизгелнең тәмен һәм ямен тоеп кал

26 февраль - бөтендөнья ашыкмаучанлык көне. Бу көннең шигаре – “Ашыкма, мизгелнең тәмен һәм ямен тоеп кал”

Бу көнне ашыкмаучанлык көне дип атауны итальяннар уйлап тапкан. Итальян халкы актив, хәрәкәтчән һәм хисле халык буларак билгеле. Нәкъ менә алар тормышның һәр мизгелен тоеп һәм аннан тәм табып яшәүне пропагандалау өчен 2007 елда беренче тапкыр ашыкмаучанлык көне үткәрәләр.

Һәм бу гаҗәп тә түгел – бүгенге көндә көчле мәгълүмат агымы безне бөтереп ала, без һәрдаим ашыгабыз, шунлыктан гомернең үтүен дә сизмибез.


Күп кешенең эш көне офиста утырып үтә. Ә бу кешенең физик һәм эчке дөньясы өчен бик үк файдалы түгел. Бу көнне игълан итүчеләр 14 кагыйдә уйлап тапканнар. Шулар арасында иртә белән иртәрәк тору дигәне дә бар. Бу иртәнге ашка вакыт калсын өчен, эшкә ашыкмыйча гына барыр өчен, яки берәр матур китап укырга, музыка тыңларга вакыт калсын өчен кирәк.

Итальяннар бу көнне кызыклы гына чаралар да уздыра. Мәсәлән, Әкрен марафон. Бу 300 метр араны тукталмыйча 87 минутта үтү дигән сүз. Ә Миланда бу көнне артык ашыгучыларга штраф сугалар. Әлбәттә символик рәвештә.

Шулай ук бу көнне бүтән вакытта өлгермәгән эшләрне башкару гадәткә кергән – концерт-музейларга бару, беркая да ашыкмыйча гына чәй эчеп әңгәмә корып утыру.

Бу кызыклы бәйрәмне Лондон, Париж, Нью-Йорк кебек башка зур шәһәрләр дә кабул иткән. Чөнки аның мәгънәсе бик гади һәм дөрес – тормыш ул кичә яки иртәгә түгел, ә нәкъ менә бүген, һәм бүген яшәп калырга кирәк.

Илдар Юзеев әйтмешли,

“Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр

Барысы да мизгелдәй бер уза.

Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал,

Тормыш ул серле бер могҗиза.”


Ничек, әлеге бәйрәмгә кушылабызмы, дуслар))))

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X