Сөекле шәһәребездә 513 меңнән артык кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар.
Халкыбыз үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек.