Нәрсә ул кырлач?
КЫРЛАЧ — кышның иң салкын вакыты. Ул декабрь ахырыннан февраль башына кадәр дәвам итә. Халыкта гыйнвар ае — олы кырлач, ә февраль кечкенә кырлач дип йөртелә.
Кырлач вакытында шулкадәр салкын була, хәтта электр чыбыклары «дерелдәп» тора. Суык җил битне чеметә-чеметә кызартып бетерә. Мондый вакытта калын итеп киенергә кирәк. «Җылы сөяк сындырмый», — ди әби-бабаларыбыз.
Сүз эчендә энҗе бар!
• Кырлач төшү
• Үрмәле кырлач — үсемлекләр ыругы
Кырлач
(Өзек)
Карлар төшә күбәләкләр кебек
Әйлән-бәйлән килеп.
Алмагачлар утыра ак тун киеп,
Хәерле көн диеп.
Соры күктә сары кавын кебек
Күренеп ала кояш.
Зәңгәр карда шыгыр-шыгыр биеп
Керә коры кырлач.
Салынкы каш.
Чал сакалын
сыпыра,
Мыегында — сыкы.
Ак каеннар оеп тын утыра,
Баскан сихри йокы.
Гамил Афзал
"Җил каян килә?" китабыннан (2008)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев