Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кадет интернат-мәктәпләре арасында республика спартакиадасы узды

20-22нче февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендәТатарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында республика спартакиада ярышлары үтте.

Ярыш Казан шәһәренең  “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәгендә булды.

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты директорның хәрби-патриотик тәрбия урынбасары майор Дамир Фәрухшин, директорның тәрбия эшләре урынбасары Рәмис Минһаҗев җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы Татарстан Республикасының кадет мәктәпләре арасында уздырылган 15нче республика спартакиада ярышларында гомуми II урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Һәрбер катнашучыга командир сәгате бирелде.  

Ярышта җиңүләр:

- аркылы борыста тартылу - гомумкоманда I урын, Яхин Илназ - I урын, Даянов Илнар –II урын;

- автомат сүтү-җыю - гомумкоманда II урын;

- противогаз кию - гомумкоманда I урын, Николаев Станислав –III урын;

- стройда йөрү - гомумкоманда II урын;

- куллар белән таянып күтәрелү - гомумкоманда II урын, Данилова Валерия – II урын;

- йөзү - гомумкоманда II урын, Даянов Илнар – урын;

- магазин снаряжениясы- гомумкоманда Iурын, Яхин Илназ – урын;

- алга-артка йөгерү – гомумкоманда урын, ДаяновИлнар – II урын, Данилова Валерия – III урын.

Молодцы! Котлыйбыз!

Актаныш кадет интернат-мәктәбенең информатизация буенча урынбасары Илназ Маликов, Физик әзерлек буенча инструкторы Ленар Әхмәров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев