Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Бармак уеннарының әһәмияте

Сабыйларның хәтерләрен үстерүче күңелле күнегүләр. 

Бармак уеннары – балаларның сөйләмнәрен һәм фикерләүләрен үстерүче иң яхшы ысулларның берсе.  Алар балаларны шатландыра, ә шатлык, психологлар әйтүенчә, балаларның сөйләмнәрен, мөстәкыйльлекләрен үстерә.

 

Бармак уеннарының төп максаты – хәрәкәт координациясен, вак моториканы яхшырту, ә алар турыдан туры балаларның акыл үсүенә йогынты ясый.

Бармак уеннарын уйнаганда бик күп нәрсәне истә калдырырга кирәк: бармаклар торышын, хәрәкәтләрнең эзлеклелеген һәм, әлбәттә, уен сүзләрен. 

Бармак уеннары балаларның хыялларын үстерергә ярдәм итә, чөнки куллар белән төрле хикәяләр сөйләргә мөмкин. Гадәттә, башта тәрбияче үрнәк күрсәтә, ә инде аннары бала үзенең «бармак тарихларын» иҗат итәргә өйрәнә.

Шундый күнегүләрдән соң балаларның бармаклары көчле, сыгылмалы була. Ә бу, үз чиратында, балаларга мәктәптә язу күнекмәләрен үзләшетерергә ярдәм итә.

Үз эшебездә без бармак уеннарын бик актив кулланабыз, балалар бу уеннарны рәхәтләнеп, кызыксынып уйныйлар. Ләкин татарча бармак уеннары, кызганычка каршы, бик әз, шуңа күрә күп уеннарны татар теленә тәрҗемә итәргә туры килә. Менә сезгә сабыйларның хәтерләрен үстерүче күңелле күнегүләр. 

«Әби»

Әби күзлеген киде (баш бармак белән имән бармакларны кушып «күзлек күрсәтәбез»),

Урындыкка утырды (сул кулны уң йодрыкка куябыз, аннары алыштырабыз),

Китап укый башлады (учларны ачабыз һәм ябабыз),

Һәм шунда ук йоклады (учларны кушып баш астына куябыз).

 

“Йозак”

Ишектә йозак тора (сул кулны йодрыклыйбыз),

Кем аны ача ала?(җилкәләрне күтәрәбез)

Бу ачкыч бит зурырак (баш бармакны ачабыз),

Бу ачкыч кечкенәрәк (имән бармакны ачабыз),

Бу ачкыч килешми (урта бармакны ачабыз),

Бу ачкыч анда керми (атсыз бармакны ачабыз),

Бу ачкыч туры килде (чәнти бармакныачабыз),

Йозакны ачып җибәрде (чәбәклибез)

 

Миләүшә Никитина, Светлана Кузьмина, Чаллы шәһәренең 40 нчы “Башак” балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев