Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Милли костюмлы курчаклар бәйгесе

Чаллының  Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Әбиләребез курчаклары»  дигән милли костюмлы курчаклар конкурсы игълан итте.

 

Катнашучыларга үз куллары белән нинди дә булса халыкның милли киемен кигертеп, курчак әзерләргә кирәк. Курчакны теләсә кайсы материалдан эшләргә мөмкин. Конкурста 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле балалар катнаша ала. Кече яшьтәге катнашучылар ата-аналар белән берлектә иҗат ителгән эшләрне тәкъдим итә алалар. Җиңүчеләр өч номинация буенча билгеләнәчәк: «Тарихлы иң яхшы курчак», «Минем беренче уенчыгым» һәм «Заманча курчак».

Бәйгенең  нигезләмәсен http://nabchelny.ru/news/33616 сайтыннан карарга була.

Кон.телефон :8(8552)71-39-81 Дарья Валерьевна

         Иҗади эшләр 5 ноябрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр ур., 16 нчы йорт адресы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев