15-20 сентябрь көннәрендә Самарада «Салават күпере» милли курчак театрларының VII Халыкара фестивале узачак. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килгән профессиональ курчак театрлары катнаша, аларның спектакльләре халык әкиятләре, эпослар, милли әдәбият һәм драматургия әсәрләре мотивларына нигезләнә һәм 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәр тамашачы өчен билгеләнә.