Бүлешмибез!
Илдар Хәйруллин хикәясе.
Кич җитүгә, инженер Әфләтунов кечкенә малае белән дәрес әзерләргә утырды. Укытучы бу юлы Вәдүткә өй эше итеп мәсьәлә чишәргә кушып җибәргән иде.
– Менә, улым, күз алдына китер, кулыңда биш алма, шуның өчесен күрше малае Инариска бирсәң, үзеңә ничәсе кала? – дип сорады, мәсьәләне булдыра алганча гадиләштерергә тырышкан Әфләтунов.
Бәләкәй Вәдүт җавап эзләп уйга батты. Күренеп торганча, аның олыларга хас җитдилек белән бу мәсьәләне чишәргә азаплануы йөзенә бәреп чыккан иде.
– Ә ул алмалар кемнеке? Безнекеме, әллә чит илнекеме? – дип сорады ул, ниһаять, бик озак уйлап торганнан соң.
– Алма, алма инде ул, сиңа барыбер түгелме? – дип кырт кисте әтисе.
– Укытучы апа: «Үзебезнеке кортлы, чит илнекендә радиация» ди, боларның кайсысы файдалырак? – дип кызыксынды малай. Биология фәне югары классларда укытыла, шуңа Әфләтуновның улы белән бәхәс куертып торырга теләге дә, вакыты да юк иде.
– Алма үзебезнең бакчаныкы, юылган һәм чиста, – диде ул, сабырлыгын җуймаска тырышып.
– Әти, син узган елны бакчада яшел груша ашатканда да шулай дигән идең, ә соңыннан минем белән нәрсә булганын хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, улым, хәтерлим, нишләп хәтерләмәскә, – дип аклангандай итте гаебен таныган Әфләтунов.
Алга таба дәрес әзерләргә теләмәгән Вәдүт бөтенләй кәҗәләнә башлады:
– Бу алманы беркемгә дә бирмим, үзем ашыйм, – дип белдерде малай, әтисенә чигенергә урын калдырмыйча.
Мәсьәләгә чишелеш таба алмаганга бу юлы Әфләтунов та уйга чумды. Дөрестән дә, бер уйласаң, ни өчен аның баласы үз алмасын күрше малаена бирергә тиеш, ди? Күршедәге Инарикның әтисе, каядыр банкта утыра, эшенә «джип»та гына йөри. Ә инженер Әфләтуновның бар күргәне трамвай да автобус. Аннан, Инариклар гаиләсе җәйге ялларын һәр елны чит ил пляжларында уздыра, Әфләтуновлар авылдагы бәрәңге бакчасында «колорадо» чүпли...
Икенче юлы Вәдүткә безнең киләчәк темасына инша язарга кушып кайтардылар. Моны ишетүгә, Әфләтунов җиңел сулап куйды. Малаена дәрес әзерләгәндә ул төгәл фәннәр өчен җавап бирә, ә киләчәк турында аларның әниләре хыялланырга ярата. Шуңа күрә, монда шикләнергә урын юк кебек. Көт тә тор, Әфләтуновларның бәләкәй уллары инша буенча, һичшиксез, бишле күтәреп кайтачак...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев