Реклама
Үз көчегезне сынап карарга чакырабыз!
Мәдәни квестыбызның өченче атнасын башлыйбыз. Икенче атнаның нәтиҗәсе монда.
Түбәндә бирелгән картиналарның кайсы рәссамныкы икәнлеген һәм исемнәрен билгеләргә кирәк.
Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.
Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә! Комментарий янына исем-фамилиягезне дә күрсәтергә онытмагыз!
Уңышлар сезгә!
Картиналарның исемнәре:
Язучы һәм әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин портреты.
Габдулла Тукайның бөеклеге.
Җәлилчеләр.
Автопортрет.
Хаҗи Абдулла Дубин портреты.
Сугыш елларында.
Намаз укучы ана портреты.
Халык артисткасы Мәрьям Рахманкулова портреты.
ТР премьер-министры Зилә Вәлиева портреты.
Татар композиторы Җәүдәт Фәйзи портреты.
Муса Җәлилнең балачагына багышланган «И, туган тел» картинасы.
Кунакка бару.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз