Көмеш кыңгырау

Мәдәни квест. Икенче атнага нәтиҗә.

Мәдәни квестның икенче атнасы да үтте.

Киемнәрнең фотолары Рәмзия Мөхәммәдова туплап биргән «Татар халык киемнәре» китабыннан алынган иде.

Катнашучыларыбызның тырышлыгы, кызыксынучанлыгы һәм эрудицияләре сокландыра! Рәхмәт сезгә! Сез - халкыбызның теленә, тарихына, мәдәниятенә битараф булмаган шәхесләр! Әлеге катнашучыларның исемнәрен дә атап китик әле: Айсылу Галиева, Лариса Сафина, Роза Закирова, Чулпан Минһаҗетдинова һәм Зимфира Исламова. 

Барлык катнашучылар да дөрес җавап биргән диярлек. Барыгыз да җиңүчеләр дип атап булыр иде. Тик без иң төгәл җавап дип Чулпан Минһаҗетдинованыкын таптык.

Чираттагы мәдәни квестта да катнашуыгызны көтеп калабыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: