Дәвам итәбез...
Әдәби иҗатка тартылган газета укучыларыбыз игътибарына без яңа бәйге тәкъдим итәргә булдык: «Башлам бездән – дәвам сездән», – дип атала ул.
Без башлаган әкият-хикәятләрне сез ничек дәвам итәрсез икән? Әйдәгез, фантазиягә бирелеп карыйк!
Ел азагында укучыларыбыз язган хикәя һәм әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.
Балачак – кеше тормышының маҗара-хыялга бай чоры. Килешәсездер, дуслар? Мәктәп дөньясы – үзе үк күп серияле «Ералаш» та, мавыктыргыч китап та. Язып кына барасы.
Әдәби иҗатка тартылган газета укучыларыбыз игътибарына без яңа бәйге тәкъдим итәргә булдык: «Башлам бездән – дәвам сездән», – дип атала ул. Без башлаган әкият-хикәятләрне сез ничек дәвам итәрсез икән? Әйдәгез, фантазиягә бирелеп карыйк! Ел азагында укучыларыбыз язган хикәя һәм әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.
Дәвам итү өчен башламнар:
«Айдарның күңелен сөенеч тә, бераз гына курку да биләп алды. Иртәгә ул яңа мәктәпкә бара...»
«Кыз бер мәлгә адымнарын акрынайтты. Аңа таба ниндидер җан иясе якынлаша иде...»
«Малайлар кечкенәдән үзара дус булып үстеләр. Агылый да тагылый, инә белән җеп кебек инде менә. Шуңа күрә бу икәүнең маҗараларына беркем дә гаҗәпләнмәде...»
«Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бик матур кыз. Аның әбисе белән бабасыннан тыш беркеме дә булмаган. Хәер, юк-юк! Тагын бер якын дусты булган әле аның. Тәрәзә төбендә үсеп утырган бик матур гөл...»
КОНКУРСКА ЭШЛӘРНЕ komesh_k@list.ru ЭЛЕКТРОН АДРЕСЫНА "ДӘВАМ ИТӘБЕЗ" БӘЙГЕСЕНӘ ДИП ЮЛЛАГЫЗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев