Кичектерелгән хыял
Ямьле жәйнең бер көнендә дусларым белән кечкенәдән уйлап йөргән хыялыбызны тормышка ашырмакчы булдык.
Нинди хыял ул дисезме? Әле хәзергә әйтми торам, соңыннан белерсез.
Чирәмлеккә Самат, Кәрим, мин җыелдык. Иртәгә кирәк булачак әйберләрне яңадан бер кат барладык. Очрашуны иртәнге сәгать 9га билгеләдек.