Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батырлыкның үзе булган Муса...

Игътибарыгызга Чал­лы шә­һә­ре­нең 41нче мәк­тә­бендәге «Ак кау­рый» тү­гә­рә­генә йөрүче балалар иҗа­тын тәкъдим итәбез (җи­тәк­че­лә­ре Гө­лия Ва­гый­зо­ва)

Чал­лы шә­һә­ре­нең 41нче мәк­тә­бенең «Ак кау­рый» тү­гә­рә­генә йөрүче балалар иҗа­ты (җи­тәк­че­лә­ре Гө­лия Ва­гый­зо­ва)

 

Мәң­ге­лек йол­дыз        

 

Кеч­ке­нә­дән си­нең яз­мы­шың­ны,

Иҗа­тың­ны ят­тан бе­лә­без.

Хөр­мәт-әдәп бе­лән һәм­мә­без дә

Һәй­кә­ле­ңә баш­лар ия­без.

 

Кур­ку бел­мәс егет, ба­тыр ша­гыйрь

Ма­тур тор­мыш без­гә яу­ла­ган.

Иле­без­дә бер тө­бәк юк, Му­са,

Си­нең исе­мең яң­гы­ра­ма­ган.

 

Ел да ши­гырь язам, го­рур­ла­нып,

Та­тар улы ди­еп сок­ла­нып.

Ки­лә хал­кың һәр­чак си­не зур­лап,

Һәй­кә­ле­ңә –­­ чә­чәк­ләр алып.

 

Мин, төн җит­кәч, йол­дыз­лар­га ка­рап,

Нин­ди ма­тур­лар дип сок­ла­нам.

Җир­дә дә бар йол­дыз­лар – Му­са­лар –

Һич сат­ма­ган,  ил­не сак­ла­ган.

 

Мәң­ге­лек­тә эзе, эше кал­ган,

Һәр бу­ын­га үр­нәк бу­лыр­лык.

Дош­ман без­гә һич тә кы­зык­ма­сын,

Хал­кым көч­ле, та­мы­ры­быз нык!

Ди­лә­рә Ка­ша­по­ва, 7В  сый­ны­фы.

Ба­тыр­лык­ның үзе

 

Ба­тыр­лык­ның үзе бул­ган Му­са,

Баш имә­гән явыз дош­ман­га!

Ту­ган илен өзе­леп яра­ту­ын

Әй­теп бир­гән дәрт­ле җыр­лар­да!

 

Яшәр­гә дип кил­гән ул дөнь­я­га,

Сат­лык та,  мес­кен  дә бул­ма­ган!

Бө­ек Җи­ңү та­ңын Му­са­лар­га

Тик кү­рер­гә ге­нә яз­ма­ган...

 

Ил­не дан­лап,  мәгъ­рур һәй­кәл  то­ра,

Сок­ла­нып ка­рый­быз без аңа.

Му­са­лар­га без бик бу­рыч­лы –

Яши­без иң ма­тур дөнь­я­да!

Зи­лә Га­ти­я­тул­ли­на, 4Б сый­ны­фы.

Ярат­кан ша­гый­рем

Му­са Җә­лил иҗа­тын­да

Бар ярат­кан ши­гы­рем.

Ши­гырь уку һәм язу –

Ми­нем ярат­кан шө­гы­лем.

 

«Мо­а­бит дәф­тәр­лә­ре»н­дә

Ба­тыр­лы­гы ча­гыл­ган.

Ил­гә бул­ган туг­ры­лы­гы

На­мус бе­лән языл­ган.

 

Әди­лә За­ки­ро­ва, 4В сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев