Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кичектерелгән хыял

Ямь­ле жәй­нең бер  кө­нен­дә  дус­ла­рым бе­лән кеч­ке­нә­дән уй­лап йөр­гән хы­я­лы­быз­ны тор­мыш­ка ашыр­мак­чы бул­дык. Нин­ди хы­ял ул ди­сез­ме? Әле хә­зер­гә  әйт­ми то­рам, со­ңын­нан бе­лер­сез. Чи­рәм­лек­кә Са­мат, Кә­рим, мин җы­ел­дык. Ир­тә­гә ки­рәк бу­ла­чак әй­бер­ләр­не яңа­дан бер кат бар­ла­дык. Оч­ра­шу­ны ир­тән­ге сә­гать 9га бил­ге­лә­дек.

Ямь­ле жәй­нең бер  кө­нен­дә  дус­ла­рым бе­лән кеч­ке­нә­дән уй­лап йөр­гән хы­я­лы­быз­ны тор­мыш­ка ашыр­мак­чы бул­дык. Нин­ди хы­ял ул ди­сез­ме? Әле хә­зер­гә  әйт­ми то­рам, со­ңын­нан бе­лер­сез. Чи­рәм­лек­кә Са­мат, Кә­рим, мин җы­ел­дык. Ир­тә­гә ки­рәк бу­ла­чак әй­бер­ләр­не яңа­дан бер кат бар­ла­дык. Оч­ра­шу­ны ир­тән­ге сә­гать 9га бил­ге­лә­дек.

Төн җит­те, мин бик озак йок­лый ал­мый ят­тым.

Таң ат­ты. Күр­ше әтә­че Чук­мар  бе­рен­че  ава­зын сал­ды. Аның кыч­кы­ру­ы­на бар авыл уя­на. Әм­ма  төн­лә рәт­ләп йок­ла­мау үзе­не­кен ит­те: икен­че як­ка гы­на әй­лән­дем дә яңа­дан йо­кы­га кит­тем. Бер­за­ман уя­нып кит­сәм, ни кү­рим: ту­гы­зын­чы яр­ты җит­кән. Әни яса­ган ли­мон­лы чәй­не эчеп, кул­га өч­поч­мак то­тып чы­гып чап­тым. Са­мат  без­не кө­тә  иде, тик Кә­рим ге­нә һа­ман кү­рен­ми. Юл­дан үтеп ба­ру­чы Ра­мил  без­дән: «Ниш­ләп то­ра­сыз әле?» – дип со­ра­ды. Са­мат: «Күр­ми­сең­ме  әл­лә, ба­сып то­ра­быз бит,» – ди­де. Чын дө­ре­сен әйт­мә­де, чөн­ки  кос­мос­ка оча­быз ди­сәк, ул без­гә ыша­ныр иде­ме? Ра­мил үп­кә­лә­гән сы­ман ки­теп бар­ды.

Яр­ты сә­гать­тән ар­тык көт­тек Кә­рим­не. Кү­рен­ми дә кү­рен­ми.  Әл­лә бе­рәр нәр­сә бул­ды ми­кән дип, өе­нә кит­тек. Юл­да Кә­рим­нең күр­ше­се  Мәр­фу­га апа­ны күр­дек. Аңар­дан: «Кә­рим­не күр­мә­де­гез­ме?» дип со­ра­ган идек, бик кү­ңел­сез җа­вап ишет­тек: «Әй ба­ла­ла­рым, – ди­де, – аның бит бү­ген ир­тән ая­гы сын­ды. Ул тү­бә­гә мен­гән дә бас­кыч­тан  егы­лып төш­кән бит. Әти­се үз ма­ши­на­сын­да ра­йон хас­та­ха­нә­се­нә алып ки­тәр­гә кал­ды», – ди­де. Тиз­рәк Кә­рим­нең өе­нә чап­тык. Аны әти­се кул­тык­лап чы­гып ки­лә иде. Без ап­ты­рау­лы ка­ра­шы­быз­ны аңар­га тө­бә­дек. Ул без­дән  га­фу үте­нер­гә то­тын­ды. Ә без аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­тык. Аның без­гә тиз ара­да те­ре­лүе, сау-та­за бу­луы ки­рәк. Ә хы­я­лы­быз­ны чын­га ашы­рыр­га өл­ге­рер­без, Ал­ла­һы бо­ер­са!

Ин­саф Га­таул­лин, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны­ның Кү­гәр­чен мәк­тә­бе, 7нче сый­ныф. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев