Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Туп, туп, ма­тур туп!

Туп­лы уен­нар бо­рын­гы за­ман­нар­дан ук бил­ге­ле. Алар бар­лык мил­ләт­ләр­дә дә оч­рый. Һәм хә­рә­кәт­чән уен­нар бу­ла­рак сә­ла­мәт­лек өчен, һич­шик­сез, фай­да­лы. Әм­ма без­дә хә­зер туп­лы уен­нар­ны сүз бай­лы­гын арт­ты­ру өчен дә кул­ла­ны­ла. Шундый уеннарның берсе - «Сүз үз­гәр­тү» уе­ны.

Уен бүл­мә­се

Туп, туп, ма­тур туп!

                                                                        Туп, туп,  ма­тур туп!

                                                                         Си­кер, си­кер, ма­тур туп!

                                                                         Бер, ике, бер, ике,

                                                                         Си­кер, си­кер, ма­тур туп!

     Туп­лы уен­нар бо­рын­гы за­ман­нар­дан ук бил­ге­ле. Алар бар­лык мил­ләт­ләр­дә дә оч­рый. Һәм хә­рә­кәт­чән уен­нар бу­ла­рак сә­ла­мәт­лек өчен, һич­шик­сез, фай­да­лы. Әм­ма без­дә хә­зер туп­лы уен­нар­ны сүз бай­лы­гын арт­ты­ру өчен дә кул­ла­ны­ла.

1. «Сүз үз­гәр­тү» уе­ны.

Мак­сат: сүз бай­лы­гын, фи­кер­ләү тиз­ле­ген үс­те­рү.

Уен ба­ры­шы: Уен­ны алып ба­ру­чы бер иҗек­ле – бал, кул, тал ке­бек сүз­ләр­не әй­теп, туп­ны ип­тә­ше­нә ыр­гы­та. Туп­ны то­тып алу­чы­быз сүз­не  ике иҗек­ле бу­лыр­лык итеп үз­гәр­тә ( бал – бал­лы) һәм туп­ны ки­ре ыр­гы­та. Сүз­нең ни­чә иҗек­тән то­руы да ачык­ла­на.

2. «Бе­лә­сең­ме?» уе­ны.

Мак­сат: сүз бай­лы­гын артт­рыу; игъ­ти­бар бе­лән хә­тер­не үс­те­рү.

I ва­ри­ант. Уен­ны алып ба­ру­чы го­му­ми­ләш­те­рү­че сүз­не (яшел­чә, транс­порт, ки­ем-са­лым) әй­тә һәм туп­ны икен­че уен­чы­га ыр­гы­та. Аны­сы исә шу­шы төр­кем­гә ке­рү­че  пред­мет­ны атар­га ти­еш бу­ла.

Уен­ны алып ба­ру­чы: яшел­чә.

Җа­вап­лар: бә­рәң­ге,  кы­яр, ки­шер...

II ва­ри­ант. Уен­ны алып ба­ру­чы пред­мет­ны атый, ә кал­ган­нар – го­му­ми­ләш­те­рү­че сүз­не эз­ләп та­ба.

Уен­ны алып ба­ру­чы: по­ми­дор.

Җа­вап: Яшел­чә.

Фә­ни­рә Нурт­ди­но­ва, Ак­та­ныш авы­лы­ның кат­наш төр­дә­ге Ак­та­ныш 6нчы     ба­ла­лар бак­ча­сы,  укы­ту­чы-ло­го­пед. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев