Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чаллыда "Ел тәрбиячесе - 2019" конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләре билгеле

Чаллыда "Ел тәрбиячесе - 2019"конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләре билгеле булды.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Ел тәрбиячесе – 2019» шәһәр конкурсының финалы узды. Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелде.
Быел конкурста шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 133 педагогы катнашты. Конкурсның финал этабы алдыннан ике тур үтте. Беренче һәм икенче тур нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган 9 педагог финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча мактаулы III урынга 45нче номерлы «Машенька» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Лариса Ефимова лаек булды. II урынны 19нчы номерлы «Аленка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Харисова яулады. Конкурсның абсолют җиңүчесе итеп 104нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы физик культура инструкторы Илмира Фәрхетдинова танылды.

http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1385837.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев