Сүз дә юк, имтиханнар – бик тә шәхси эш. Ә әти-әнигә «нишләргә икән» дип борчылудан башка чара юк, чөнки өлкәннәр инде бу вакытта үзләреннән торганның барысын да эшләгән була. Мәсәлән, баласына репетитор тапкан, укыткан. Әмма ата-ананың ярдәме моның белән генә бетми әле. Баланың БДИ кебек җитди сынауларга психологик яктан әзерлеген дә кайгыртырга кирәк.