Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Тарих буенча олимпиаданың җиңүчеләре - Казан һәм Яр Чаллы укучылары

Тарих буенча олимпиаданың җиңүчеләре - Казан һәм Яр Чаллы укучылары.

16 – 19нчы гыйнвар көннәрендә Казанда тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 28 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан, Чаллыдан 136 укучы катнашты.
Тарих буенча Олимпиада 2 турда үтте. 1нче турда балалар тарих курсының төрле бүлекләреннән олимпиада биремнәрен үтәделәр. Нигездә, биремнәр илебез тарихына багышланган иде. 2нче турда укучылар чыганакны анализлау һәм тарихи эссе нигезендә иншалар яздылар.
Укучыларның эшләрен Казан федераль университеты укытучылары, Казан дәүләт мәдәният институты һәм югары квалификацияле укытучылар арасыннан сайланган  жюри әгъзалары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев