Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Зәңгәр күзле светофор буламы?

Озак вакытлар светофорның рөхсәт итү сигналы яшел түгел, ә зәңгәр төстә була.

Беренчеләре
1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Хәзергеләренә охшаш өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны британияле Джей Найт уйлап тапкан. Тора-бара мондый җайланмалар Европада да кулланыла башлаган.

Россиядә светофор 1930 елның гыйнварында — Ленинград шәһәренең Невский һәм Литейный проспектлары чатында барлыкка килгән.

2010 елда Пермьдә светофорга һәйкәл куелган. Светофорга һәйкәлләр шулай ук Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә бар.

Яшел түгел, зәңгәр
* Озак вакытлар Япониядә светофорның рөхсәт итү сигналы яшел түгел, ә зәңгәр төстә була. Әмма, кайбер тикшеренүләр раслаганча, кеше күзе нәкъ менә яшел төскә ныграк игътибар итә, шунлыктан Япониядә дә хәзер яшел ут яна. 

* Кореядә светофорлар берничә ел элек кенә пәйда булган — моңа кадәр электрон җайланма ролен юл хәрәкәтен көйләүче кызлар үтәгән. Мондый хәлнең бер илдә дә булганы юк. Шуңа күрә постта торучы кызлары КНДРның бер үзенчәлеге булып исәпләнгән. 

* Прагада җәяүлеләр өчен генә уникаль светофор бар. Ул бик тә тар урамдагы хәрәкәтне көйләргә ярдәм итә. Анда берьюлы ике кешегә үтүе авыр. Светофор ике төстә генә яна. 

Ампельман
Берлиндагы светофорларда эшләпәле кеше сурәтләнгән, аның хәтта үз исеме дә бар — Ампельман. Ул шәһәр брендына әверелгән. Аның сурәте төшерелгөн әйберләрне сувенирлар кибетләрендә дә очратырга була. Бервакыт бу светофорларны алыштыралар һәм эшләпәле кеше югала. Берлин халкына бу хәл ошамаган, алар светофор "кеше"сен коткару буенча чын комитет төзегәннәр. Хакимият каршы килмәгән һәм Ампельманны кире кайтарганнар. Ә Дрездендагы светофорда аның дусты — сарафан кигән, ике толымлы кыз барлыккак килгән.


Өч күзле тәртип сакчысы (әкият)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев