Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Өч күзле тәртип сакчысы

Яшәгән, ди, булган, ди, светофор.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган ди, светофор. Аның өч күзе булган – берсе кызыл, берсе сары, берсе яшел. Ул беркайчан да күзлек тә кимәгән, ял да итмәгән, йокламаган да, ди. Көнозын шәһәрдәге юлларда тәртип саклаган – үтеп баручыларга, транспорт чараларына, күзләрен кыскалап, ишарәләр ясаган: барырга рөхсәт, көтеп тор азрак, йөрү тыела. Шулай да аны яратмаучылар да күп булган.

Җиңел автомобиль транспорты аның аркасында көненә 5 минут светофорның рөхсәт итүче утларын көтеп тик торам дип пошынган. Көн саен 5 минут юлда тик торуны уйлап карасаң, елына бер тәүлекне светофор уты аркасында тик торасың икән, ә бит ул шул бер көн буе рәхәтләнеп ял итә алыр иде...

Маршрутлы транспорт чарасы да зарга урын тапкан – мин бит үземнең маршрутны күбрәк әйләнеп чыга алыр идем, шушы вакыт алгыч светофорлар булмаса, планны да арттырып үтәр идем, дигән...

Светофор яну белән җәяүлеләр кичүе аркылы чыгучылар шәһәр буйлап кирәк-ярак ташучы йөк транспортының эчен пошырган – кайберләре яшел төс сүнә башлагач чыга башлый, хәтта кызыл төс янганда да ашыкмыйлар икән... Ә менә юлга өлкән яшьтәге әби яки бабайлар чыкса, монда инде светофорың хет шунда шәмәхә төскә керсен – алар юлны аркылы чыгып җитмичә, суларга да куркып торасың. Юлдагы арбаларны бер ихтирам итмиләр, үзләрен генә хуҗа итеп тоялар дип битәрләгән, ди, йөк транспорты барчасын да...

Светофор үзенә булган әлеге тискәре карашны сизгән, озак түзсә дә, үпкәсе кимемәгән, ди. Ул юлда тәртип урнаштырырга тырыша, күзләрен 24 сәгать буена кыскалап тора, ә аңа бер рәхмәт әйтүче юк икән... Сабырлыкның чиге җиткән – тоткан да светофор күзләрен йомган.

Кинәт урамда мәхшәр башланган. Борылганда бер-берләренә юл бирүче булмый, тизлекне сакламыйлар, барысы да бәйдән ычкынган эт кебек чаба икән. Йөк автомобиле бу көнне төзелеш материаллары төягән була, юлда светофорлар булмавына сөенеп барган вакытта кинәт каршысына каршы як полосадан бер мотоцикл килеп чыга да, йөк автомобиле, юл кырыена чыгам дип, баганага килеп бәрелә: әллә ничә өлешкә таркалып, йөрмәс хәлгә килә. Юлга йөк транспортындагы бар тимер-томыр, кирпечләр, кадак-чүкечләр тарала. Аның артыннан баручы җиңел автомобиль транспорты шул кадаклар өстенә килеп керә. Моңа кадәр көненә 5 минут вакытын гына светофорда торган булса, хәзер көпчәкләре тишелә, 5 сәгатьтән соң гына автомобилен юл кырыена чыгара ала. Шуннан соң мондый светофорсыз юлга чыгарга гомумән курка башлаган, ди.

Маршрутлы транспорт чарасы да үзенең маршруты буенча бер генә әйләнеш тә ясый алмый – шундый озын, зур транспортка юлда кемнең урын бирәсе килсен ди инде, ул хәтта урам чатларында борыла, тукталышларда туктый да алмый башлаган. Эчендәге пассажирлар үзен битәрләргә тотыналар, кирәк урыннарына кадәр алып бармаганга, транспорттан чыгып ук китәләр...

Юлдагы транспорт чараларының җәяүлеләр юл аркылы чыкмавына, светофор эшләмәвенә сөенүләре озак бармый баруын. Бер генә тукталыш та алга китә алмавына, бөке хасил булуына көенергә тотына алар...

Юлның ике ягында пошынып җәяүлеләр ах итә, алар үзләренә икенче якка чыгарга кирәклеген дә оныта, транспортларның бәрелешүләренә, аннары шоферларның юлга чыгып талаша башлауларына, дөньяда тынычсызлык башлануына карап телсез калалар.

Эш шуңа барып җитә ки, шәһәрдә хәрәкәт тәмам туктала. Транспорт чаралары йөрмәслек хәлгә килә, кешеләр сөйләшә алмый башлый...

Караңгы төн уртасында, шәһәрдәге мәхшәрне туктатырга, адашканнарга юл күрсәтергә теләп, ай калка да үзенең ак нурлары белән светофорны урап ала – инде белдегезме бәла нидә икәнен ди ул! Шул вакыт эшнең нигә шулай килеп чыгуын аңлап алалар – алар бит светофорның кадерен белмәгән икән. Барчасы да өч күзле тәртип сакчысы – светофор янына килә дә аннан күзләрен ачуын сорый башлыйлар. Юлдагы әлеге мәхшәрне тизрәк туктатып, тәртип урнаштыруын көтәләр.

Светофор башта кызыл күзен генә ача – барчасы да бик борчыла, бер күз белән генә тормыш рәтләнмәячәк бит. Аннары икенчесен – сары күзен дә берничә тапкыр ачып йомып ала. Тәртип үк түгел әле дип пошыналар. Инде тәмам өмет сүнгәндә, яшел ут кабынып китә. Барчасы да сөенә. Шатлыктан светофор тирәли әйлән-бәйлән уйный башлыйлар һәм светофорга башка беркайчан да, беркайчан да алай күзләрен йоммаска кушалар.

- Ә сез минем күзләремә карап кына тәртип сакларсызмы, мине кадерләрсезме соң? – ди светофор аларга.

- Сакламаган кая, оч дисәң очарбыз, ят дисәң ятарбыз, - дигән җиңел автомобиль транспорты...

- Очарга ук кушмамын, ләкин юлга чыгу белән тәртип сакларга өйрәтермен, шул вакытта гына морадыгызга да ирешерсез, тиешле урыныгызга да барып җитәрсез, тәртип тә булыр һәрчак, - дигән светофор. Йөк автомобиле дә, маршрутлы транспорт чарасы да башларын иеп үзләренең гаепләрен таныганнар.

Шушы көннән башлап шәһәрдә светофорны нык хөрмәт итәләр, аның кушканнарын сабырлык белән үтиләр, күзләрен озаклап кысуына үпкәләмиләр икән. Шәһәрдә тәртип һәм тынычлык урнашкан, барчасы да максатларына сабырлык белән ирешә башлаганнар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев