Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Йөгерү турында мәкальләр (уены-чыны бергә)

Хәрәкәттә - бәрәкәт

- Егерме атна әзерлән - бер тапкыр йөгер (йөгерү марафоны турында).


- Йөгерсәң адәм булырсың, йөгермәсәң әрәм булырсың.


- Ничек йөгерсәң дә йөгер, финишка барып җит!


- Йөгерү белән юлдаш булсаң,
Җитәрсең син моратка,

Ялкаулык белән юлдаш булсаң,

Калырсың син оятка.


- Чапкан узар,
Яткан калыр.


- Бер йөгерү ун авырудан саклый.


- Берәү карап калды,
Берәү йөгереп алды.


-Бер кичеккән йөгерү илле елга кичегер.


-Бер югалган йөгерү яңадан кайтмас.


-Бүген чабасы йөгерүне иртәгә калдырма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөгерү мәкаль