Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ясалма бал әзерлибез

Ясалма бал болай әзерләнә.

Тәҗрибәләр ясаганда саклык кагыйдәләре турында онытмагыз!

Табигый бал виноград шикәреннән (глюкоза), җиләк-җимеш шикәреннән (фруктоза) һәм аз микъдарда хуш ис бирүче матдәләрдән тора. Шикәр камышы шикәрен химик юл белән таркатканда да шундый ук катнашма барлыкка килә. Анда хуш ис бирүче матдәләр генә юк. Сахароза таркалуын гидролиз дип атыйлар. Гидролиз су катнашында бара.
Ясалма бал болай әзерләнә. Фарфор чынаякка 70 г шикәр һәм 30 мл кайнаган су салабыз. Болгатканда шикәр куе сироп хасил итеп эри. Аны су мунчасында 80-85 градуска кадәр җылытабыз. Гидролизны тизләтү өчен, кислота салырга кирәк. Моның өчен без 0,5 мл чиста кырмыска кислотасы алабыз. Катнашманы, туктаусыз болгата-болгата, 2-3 сәгать җылытабыз. Болгаткан килеш кислотаны нейтральләштерү өчен 0,8 г натрий гидрокарбонаты салабыз. Бу вакытта С02 аерылып чыга. Суытканнан соң, ачык төстәге баллы сироп барлыкка килә. Сәнәгатьтә өлкәсендә, ясалма бал тапканда, хуш ис бирүче матдәләр өстиләр.

"Кызыклы химия" китабыннан. Авторы Ф.Җ.Ямбушев, 2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев