Химия лабораториясендә эшләгәндә саклык кагыйдәләре
Химик матдәләр агулы, тиз янып китүчән, шартлаучан булу сәбәпле, лабораториядә эшләгәндә саклык кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.
Аяныч хәлләр сак эш итмәүдән, игътибарсызлыктан килеп чыга.
1. Химик лабораториядә үзеңә генә эшләргә ярамый, бәхетсезлек килеп чыкканда ярдәм күрсәтә алырлык кеше яныңда булырга тиеш.
2. Эш вакытында тәртип, тынычлык, чисталык булдырырга кирәк.
3. Лабораториядә эшләүче һәркем кирәкле даруларның, янгын сүндерү әйберләренең кайда урнашканлыгын белергә тиеш.
4. Лабораториядә тәмәке тарту, ашау-эчү тыела.
5. Эш барышын яхшы үзләштермичә, эшли башларга ярамый.
6. Тәҗрибәләрне чиста савытларда гына үткәрергә, эш беткәч, аларны юып куярга кирәк.
7. Реактивларның тирегә, күзгә, киемгә тиюеннән сакланырга кирәк.
8. Матдәләрне кабып карарга ярамый. Исен белү өчен борынга кул селкеп кенә китерергә мөмкин. Бервакытта да иелеп иснәргә ярамый, чөнки газ һәм парларны иснәү тын юлларын зарарларга мөмкин.
9. Реактивлар саклана торган савытларның этикеткалары булырга тиеш.
10. Колбаларны бер кул белән башыннан, икенчесе белән төбеннән тотарга кирәк.
11. Эремәләрне пипеткага авыз белән суырып кертергә ярамый.
12. Җылытканда пробирканың һәм колбаның башын үзеңә яки күршеңә каратып куярга ярамый.
13. Эшне бетергәч, газны, суны, электр чыганагын туктатырга кирәк.
14. Беркайчан да куертылган кислота һәм селте калдыкларын, янып китүчән көчле исле органик матдәләрне түгәргә ярамый, аерым савытларга җыярга кирәк.
15. Лабораториядә саклагыч күзлекләр, маскалар, противогаз булырга тиеш.
16. Лабораториядә янгын сүндерү әйберләре: ком белән савыт, аның янында ялкын сүндергеч (огнетушитель) булуы кирәк.
17. Беренче ярдәм күрсәтү өчен калий перманганаты, бор кислотасы, натрий гидрокарбонаты, йод, мамык, бинт, пластырь, пешкәннән майлар булырга тиеш.
"Кызыклы химия" китабыннан. Авторы Ф.Җ.Ямбушев, 2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев