Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ул булган җирдә – бәйрәм!

Сез 1нче апрель – Көлке көнен яратасызмы?

Ә Чал­лы­ның 10нчы мәк­тә­бен­дә 5Б сый­ны­фын­да уку­чы Ка­мил Һа­ди­ев­ның иң ярат­кан бәй­рәм­нә­рен­нән бер­се икән ул. Үзе дә ша­ян егет шул Ка­мил. Иң ярат­кан ар­тис­ты да (кем дип уй­лый­сыз?) Данир Са­би­ров. Без аның бе­лән та­ныл­ган юмор ос­та­сы ту­рын­да сөй­лә­шеп кит­тек тә ин­де.

– Кай­чан­нан бир­ле си­нең ярат­кан ак­те­рың соң ул? – дип кы­зык­сын­дым мин.

– Сәх­нә­дә бе­рен­че тап­кыр җи­де яшь­ләр­дә күр­гән­мен­дер. Без­нең әни кон­церт­ка йө­рер­гә яра­та, ми­не дә гел алып ба­ра иде. Шун­нан бир­ле Данир Са­би­ров кон­церт­ла­рын кал­дыр­ган юк.

– Кай ягы бе­лән ошый ин­де ул си­ңа?

– Ша­ян бу­луы бе­лән. Ми­нем дә аның ке­бек ша­ян бу­ла­сым ки­лә. Тик мон­да те­ләү ге­нә аз­дыр, бил­ге­ле.

– Та­гын нәр­сә ки­рәк ми­кән, Ка­мил?

– Ты­ры­шып уку. На­дан ке­ше ша­я­ра да бел­ми­дер дип уй­лыйм.

– Ә якын­на­рың ара­сын­да бар­мы соң ша­ян ке­ше­ләр?

– Ил­дар абы­ем шун­дый. Рөс­тәм исем­ле шук-ша­ян дус­тым бар. Да­выд, Ка­юм, Иль­яс­лар бе­лән дә нин­ди ге­нә кы­зык­лар уй­лап тап­мый­быз. Ә без­нең тех­но­ло­гия укы­ту­чы­сын бел­сә­гез икән сез! Шәп ке­ше!

– Ә син нин­ди икән, Ка­мил?

– Мин­ме? Мин – җи­тез, өл­гер, уяу­дыр... Һәм шат кү­ңел­ле. Бокс бе­лән шө­гыль­лә­нәм. Ро­бот тех­ни­ка­сы тү­гә­рә­ге­нә йө­рим. 4-5ле­гә укыйм мин!

– Ка­мил, бер­ни­чә көн­нән 1нче ап­рель. Син ин­де төр­ле кы­зык­лар уй­лап куй­ган­сың­дыр. Ша­ярт­кан­да, иң мө­һи­ме нәр­сә дип уй­лый­сың?

– Ча­ма­ны оныт­мау! Югый­сә, бик якын дус­ла­ры­быз­ны да үп­кә­лә­тү­е­без мөм­кин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА САН 1 апрель

2
X