Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сыек майны каты майга әверелдерү

2 г көнбагыш маен каты хәлгә әверелдереп карыйк.

Тәҗрибәләр ясаганда саклык кагыйдәләре турында онытмагыз!

Моның өчен катализатор кирәк булачак. Аны түбәндәгечә әзерлибез.

0,5-1 г никель формиатын кайнарга чыдамлы пыяладан эшләнгән пробиркага салабыз һәм 15 минут буе җылытабыз. Бу вакытта тоз таркала һәм порошок рәвешендә металлик никель барлыкка килә. Пробирканы суытабыз, ләкин пробирканы селкетергә ярамый, чөнки никель һава белән аралашырга тиеш түгел. Өстен каплап куйсак, әйбәтрәк булыр. Суынганнан соң, пробиркага 5 мл чиста спирт салабыз. Шуннан соң 2 г май һәм 15 мл чиста спирт өстибез.
Реактор ролен үтәүче пробирканы водород бүлеп чыгаручы җайланма белән тоташтырабыз. Водород үткәрүче көпшәнең очы водород куыкчыклар хасил итеп аерылып чыгар өчен киңәйтелгән булырга тиеш. Водород катализаторны агуламасын өчен чиста булырга тиеш. Моның өчен аны ике юдыргыч савыт аша уздырабыз. Беренче савытка - калий перманганаты эремәсе, икенчесенә куе зәһәр натр эремәсе салабыз, һава реактор эченә үтәргә тиеш түгел. Водородны шушы ике савыт аша үткәрәбез һәм реактор белән тоташтырабыз. Реакцион катнашма аша водородны 1 сәгать буе үткәрәбез. Реакцион пробиркадан газүткәргеч көпшә аша газ чыгарга тиеш. Бу газны я яндырырга, я суырткыч астында эшләргә кирәк. Газ үткәрүне туктаткач, пробиркада катализатор булганга, соры төскә буялган мамыклар хасил була. Аларны җылы тетрахлорметанда эретеп, фильтрлау ысулы белән катализаторны аерып алыйк. Эреткеч парга әйләнеп беткәч, пробиркада аз микъдарда ак матдә кала.
Бу матдә әле маргарин түгел. Ләкин ул промышленностьта маргарин әзерләү өчен арадаш матдә булып тора.

"Кызыклы химия" китабыннан. Авторы Ф.Җ.Ямбушев, 2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев