Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Син дә миңа ошыйсың!

Марат Әдиләгә бишенче сыйныфта гашыйк булды. Ул бу турыда кызга бик озак әйтергә кыймый йөрде. Әгәр көлсә?!

Шулай да бер көнне малай тәвәккәлләде.

Әдилә дәресләрдән соң плакат ясап бетерергә дип тоткарланган иде. Марат якындагы чәчәк кибетенә йөгерде һәм бик матур гына роза чәчәге сатып алды. Тик...ул класска кергәндә, анда башка кызлар да бар иде. Малай башта каушап калды, шулай да уеннан кире кайтмаска булды. Җитез адымнар белән кыз янына килде дә:

– Бу – сиңа! – дип чәчәкне сузды.

Шуннан соң ул туктап калды һәм чыгып йөгерде.

– Бигрәк матур! Исе нинди! Ул сиңа гашыйк булгандыр!– дип чыркылдашты кызлар.

Ә Әдилә дәшми генә розаны вазага куйды.

Икенче көнне Марат үзен ничек тотарга белми аптырады. Ул бит хисләрен Әдиләнең үзенә сиздерәсе иде, ә хәзер бөтен мәктәп белде!

Шулай булып чыкты да. Ул класска керү белән, кызлар пыш-пыш килешә башлады, кайсыдыр көлеп тә куйды. Ә Әдилә аны күрмәмешкә салышты. Тик Марат шуннан соң тынычланып калды. Иң мөһиме – аңа хәзер кыздан берни дә яшерәсе юк иде.

Сыйныфташлары әле малайны шактый озак үртәп йөрделәр. Ул исә аларга игътибар итмәскә тырышты, сирәк-мирәк Әдиләгә конфетлар, кечкенә сувенирлар бүләк итүен дәвам итте. Ә 8нче мартка үз куллары белән открытка ясады. Шул открытканы биргәнде, Әдилә аңа карап елмайды да:

– Син дә миңа бик ошыйсың!– дип куйды.

Ирина Чеснова.

 

 

Дустым!

Бәлки, сиңа да хәзерге вакытта кемдер бик ошый торгандыр. Син  аны кая да булса чакыра аласың, яки бергәләп дәрес әзерләргә тәкъдим итә аласың.  Бәлки, синең игътибарың җавапсыз да калыр. Бу, әлбәттә, синең кәефеңне төшерәчәк, ләкин моңа карап син кызыксыз кешегә әйләнмисең. Бары тик синең симпатия объектың сиңа симпатия белән җавап бирергә әзер түгел әлегә. Син аңа аерым җылы мөнәсәбәттә булуыңны дәвам итә аласың. Җылы хисләр – искиткеч ул! Алардан, кемдер кабул итми дип кенә, баш тарту кирәкми. (Әлбәттә, бәйләнчек булу да кирәкмәс). Тора-бара ул хисләр мәхәббәткә әйләнер, яки узып китәр. Беренче мәхәббәт турында хатирәләр күңелеңдә матур истәлек булып калыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев