Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Һәр чорның үз күңеллелеге

Хәзер дә балаларга үзләренчә күңелле...

Күңелле яшәргә безгә нәрсә комачаулый?

Һәр чорның үз күңеллелеге, минемчә! Әгәр дә бала көне буе гаджетта утырмый икән, хәзер дә балаларга үзләренчә күңелле. Безнең чор уеннары хәзерге уеннардан аерыла, әлбәттә, ләкин безнең балачак та бит әниләрнеке кебек түгел иде. Ул чакта ватык чынаяк, пыяла кисәге белән рәхәтләнеп уйнаганнар, без курчаклар белән уйный идек. Элек балалар җәйне авылларда үткәргән. Күмәкләшеп кайталар иде, авылныкы-шәһәрнеке рәхәтләнеп уйный идек. Хәзер исә, авылда җәйли дә балалар күп булмый (мин шәхсән үз авылым турында язам).

Ә бала-чага күбрәк булган саен күңеллерәк бит! Уйнарга иптәшләре булганда, шәһәрдәме, авылдамы, минем кызлар да рәхәтләнеп уйныйлар. Хәер икесенең яшь арасы кечкенә булгач, икәү генә дә өйдә бик кызык уеннар уйлап табалар! Шуңа күрә, әгәр дә әти-әни көне буе эш белән чапмаса, бала көн буе гаджетта утырмаса, хәзерге балалар да бик күңелле итеп уйный беләләр! Минем олы кызым да әкият сөйләткән кебек миннән балачагымны сөйләттерә. Мин аңа ничек минем белән абыйны умарталар талаганын, абый миңа чия алып бирәм дип кычытканнар арасына тәгәрәгәнен, чана шуганда улак астына кереп китүебезне, ничек кар көртләреннән окоп ясап йөрүебезне бик рәхәтләнеп сөйлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев