Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызык яшәргә безгә нәрсә комачаулый?

Тормыш күңеллерәк үтсен өчен нәрсәне дә булса үзгәртергә тырышып караганыгыз бармы сезнең?

Күптән түгел редакция почтасына Мөслим районы Вәрәшбаш авылында яшәүче Гөлинә Мөэминовадан хат килде. «Әтием белән әнием, үзләре әйтмешли, «совет чоры» балалары, – дип яза ул. – Ул заманда  балалар күп вакытларын урамда, саф һавада уздырганнар. И күңелле иде, авыл тирәсендә без йөрмәгән чокыр, менмәгән агач калмагандыр, дип сөйлиләр алар. Ә хәзер безнең балачак әллә-ни кызык узмый шул. Мин әти белән әнидән көнләшеп тә куям хәтта».

«Кызык түгел...» Гөлинә кебек тора салып шулай уйлаганыгыз бармы сезнең? Ә көннәр (санаулы җәй көннәре!) күңеллерәк үтсен өчен тормышыгызны үзгәртергә тырышып караганыгыз бармы? Элеккечә «кызык» яшәргә безгә хәзер нәрсә комачаулый икән соң?

Балалар язучысы Алмаз Гыймадиев: «Күңелле яшәү өчен бүгенге балаларга артык мул тормыш комачаулый. Уенчыклар күп, төрле, сайлау мөмкинлеге зур. Тансык, көтеп алынган бүләкләр түгел алар. Телетапшырулар да күп. Күнел ачу чараларынын тәме, кызыгы кимеде. Бертуктаусыз телефонда утыру да битарафлыкны көчәйтә дип уйлыйм. Моннан котылунын бердәнбер юлы - дуслар, сәяхәтләр, аралашулар...»

Инстаграм, вконтакте, планшет, айфон...

Без инстаграмда шул хакта сорашу үткәрдек. «Совет чорындагы» балачак турында  сөйләшүгә әти-әниләр бик теләп кушылды. Балтачтан Гөлнур Гыйззәтуллина соравыбызга нибары бер җөмлә белән җавап кайтарды: «Балаларга күңелле яшәргә инстаграм, вконтакте, телефон, планшет, айфоннар комачаулый».

Дөрес, әти-әниләрнең күбесе мондый фикер белән килешеп бетмәде. «Барысы да әти-әниләрдән тора, – дип каршы төште Әлмәттән Лилия Купаева. – Балаларны тормышның башка өлкәләре белән дә кызыксындырырга мөмкин». «Бергә табигатькә чыгарга, театрларга йөрергә кирәктер», – дип тәкъдим итте Казаннан Эльвира Хаббанова. «Без бит көне буе урамнан тузан ерып йөгерә идек! Ә хәзер балаларга урамга чыгарга рөхсәт итмибез, уйнасалар, пычранма дип кенә торабыз. Артык чиста, артык вакчыл без», – дип нәтиҗә ясады  Мөслимнән Миләүшә Хәсәнова. «Без элек уйнадык та, эшләдек тә...» – монысы инде Чаллыда яшәүче Лилия Әмирова комментариеннән өзек.  

Уйнадык та, эшләдек тә... Бәлки хикмәт шушы ике сүзнең бергә кулланылуындадыр? Әйе, авылда безгә әти-әниләргә, әби-бабайларга булышырга туры килә. Авыл хезмәте, ул, билгеле, уен түгел. Әмма хезмәт кешегә барыбер дә канәгатьлек китерә. Ә уеннан гына торган тормыш, иртәме-соңмы, туйдырачак ул!

Уйныйбыз да, эшлибез дә...

Тукай районының Калмия авылында яшәүче Гыйлфановлар гаиләсендә, мисал өчен, балаларның интернетта утыруы – сирәк күренеш. Җәй көннәрендә бигрәк тә. Аларның моңа вакытлары да юк.

16 яшьлек Айзиләгә, мәсәлән, хатын-кыз эшләре җитәрлек. Әнисенә ашарга әзерләргә булыша ул, өй җыештыра, бакчада эшли. Кул эшләренә дә махир. Быел Россиякүләм «Ак калфак» бәйгесендә дә җиңү яулаган икән.

 

Без килгәндә өйне бизәр өчен бик матур роза чәчәкләре ясап утыра иде Айзилә.

 

Малайлар Айназ белән Илхан – хуҗалыкта беренче ярдәмчеләр. Триммер белән печән чабалар (сыерлар гына да өчәү, бозаулар тагын!), икесе дә трактор йөртә беләләр.  Йортта төзелеш эшләре дә бетеп тормый. Ял көннәрендә әнә калай белән беседка түбәсе япканнар, аннары бабалары белән бергә шунда мич тә чыгарып куйганнар. Мич шәп!

 

Эш рәте белгән кешегә һөнәр сайлау җиңел шул – Айназ (8нче класста укый) киләчәктә сварщик булырга планлаштыра, Илхан (4нче сыйныфта) – төзүче. Кечкенәләре Язгөлем дә мультфильм эчендә түгел, абый-апалары белән табигать кочагында үсә.

Баланс яки тигезлекне ничек сакларга?

Бүген, билгеле,  без интернеттан тулысынча баш тарта алмыйбыз. Шуңа күрә укучыларыбызга да: виртуаль һәм реаль тормыш арасындагы тигезлекне ничек сакларга дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

«Бу һәркемнең үзеннән тора, – дип җавап бирде Чаллының 2нче гимназиясе укучысы Рәсим Абдуллин, – Мин, мәсәлән, «тере аралашу»ны һәрвакыт өстенрәк күрәм. Футбол уйнау да минем өчен компьютер уеннарына караганда кызыграк, театр түгәрәге дә. Танышларым арасында интернетта көннәр буе утыручылар бар. Моны инде бәйлелек дип саныйм».

Ә Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин баланс саклау өчен... расписание язарга кирәк дип саный икән. Көн саен! Тайм-менеджмент инде заманча иттереп әйткәндә! Анда интернетта утыру вакытын (күп дигәндә ике сәгать) алдан ук билгеләп куярга һәм шуннан арттырмаска кирәк. Расписаниегә әниләргә булышу да, дуслар белән урамда уйнау да кертелергә тиеш.

«Әти-әниләреңнең балачагы сиңа да кызыграк узгандыр кебек тоелмыймы?» дип тә сорамый кала алмадым мин Әмирдән. «Тоела. Тик бүген өлкәннәр үзләре дә кичәгедән күңелсезрәк яши бит, апа, – дип җавап бирде ул. – Безнең авылда хәзер күршеләр дә интернет аша гына сөйләшә бит!».

Без язманы нинди сорау белән башлаган идек әле? Кызык яшәргә безгә нәрсә комачаулый икән, дипме? Җавап, мөгаен, бик гадидер: «Берни дә комачауламый!». Кызыксынулар, мавыгулар, күңелле ыгы-зыгылар белән яшәргә безгә бары тик теләк кенә җитми, миңа калса. Һәм ул барыбызга да җитми – балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә...

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев