Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Наил Нәбиуллин 250 чакрымны 4 көндә йөгереп үтәргә ниятли

Изге Корбан бәйрәме алдыннан хәйрия марафоны үткәрелә.

23нче июль иртәсендә Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында Чаллы–Казан ультрамарафоны башланып китте.

Нәрсә ул ультрамарафон?

Классик марафон - 42,2 км. Шуннан озынрак ераклыкка йөгерү ультрамарафон була.

Төп катнашучы – «Азатлык» берлегенең рәисе, “Төрки караш” гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире – Наил Нәбиуллин. Ул ике шәһәр арасындагы якынча 250 чакрымны 4 көндә үтәргә ниятли.

Марафонның төп максатлары: Татарстан Республикасының Суверенлыгы хакында декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен искә алу, аны олылау һәм билгеләп үтү; әлеге мөһим тарихи вакыйгага киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү; милли үзаңны үстерү һәм ныгыту; йөгерү, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Хәйрия марафоны изге корбан бәйрәме якынлаша торган көннәрдә үткәрелгәнгә, изгелек кылу һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлана. Теләге булганнар марафончы Наил Нәбиуллинга теләктәшлек йөзеннән, шулай ук мохтаҗларга сәдака буларак теләсә күпме күләмдә акча җибәрә ала. Барлык җыелган ярдәм мохтаҗларга ризык алу өчен тотылачак. 

Ничек ярдәм итәргә? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев