Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Май бәйрәмнәрен ничек үткәрергә?

Без хәбәрчеләребезгә май бәйрәмнәрен ничек үткәрергә планлаштырасыз дип сорау бирдек. Җавапларны укып карагыз әле.

Назгөл Имамова, Чаллы:

«Мин авылга кайтырга планлаштырам 4 майга кадәр, анда әбиемә әни белән өй юабыз, аннары без шәһәргә кайтабыз да мин репетицияләрдә катнашам һәм, Алла боерса, 7нче майда «Балык һәм шоколад» спектакленең премьерасы була! Аны балалар театр студиясенең зурлар төркеменә йөрүче балалар куя. Кызганыч, 7сенә билетлар инде калмады, шуңа күрә мин сезне 14нче майга шулай ук безнең спектакльгә чакырам!»

Гөлназ Мөэминова, Әгерҗе районы Исәнбай авылы:

«Барыгызга да сәламнәр)) Бу ялларны студентлар да түземсезлек белән көтә. ☺Мин, Аллаһы боерса, Казаннан авылга кайтачакмын. Күптән кайткан юк бит. Безнең гаиләдә бер гадәт бар: һәр елны 1нче май көнне без бакчаларны, капка төпләрен җыештырабыз, ә 9нчы майда, гадәттә, бәрәңге утырта идек. Быел ничек булыр, әле билгесез».

Азалия Хәйбуллина, Тукай районы Калмаш авылы:

«Чирләгәч, ял итәм инде» дип язган.

Дуслар, чирләмәгез, ялларыгыз матур үтсен, яме!

Май бәйрәмнәрендә Пушкин картасы белән нинди фильмнар карап була икән әлеге сылтама аша укыгыз ► http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/may-byrmnrend-pushkin-kartasy-beln-nindi-filmnar-karap-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев