Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Май бәйрәмнәрендә Пушкин картасы белән нинди фильмнар карап була

1нче майда Россиядә «Суворов: Великое путешествие» (6+) мультфильмы прокатка чыга.

Сюжет мондый: Гриша исемле егеткә Бөек сәяхәткә барырга туры киләчәк, ул җиңелмәс полководец Александр Васильевич Суворовка хезмәт итә. Гриша легендар Швейцария походы вакытында мавыктыргыч маҗараларда катнашачак. Александр Суворов Константин Хабенский тавышы белән сөйли, җырчы һәм шоумен Филипп Киркоров тавышы белән генерал Француз фон Вейротер сөйләшә. Сеанслар расписаниесен РФ Мәдәният порталында табарга була.

Май бәйрәмнәрендә, шулай ук Пушкин картасы буенча, «Оторви и выбрось», «Первый Оскар», «Артек. Большое путешествие» һәм  «Бука. Моё любимое чудище» фильмнарын карарга була.

 

«Оторви и выбрось» (16+) фильмының төп героинясы Оляга тормышын яңадан башларга туры килә. Тик моның өчен аңа 4 ел әбисе Вера Павловна белән яшәгән ун яшьлек кызын үзенә алырга кирәк. Ә әбисе оныгын бирергә җыенмый. Нәтиҗәдә, бер гаилә эчендәге низаг гаять зур ярышка әверелә.

 

«Беренче Оскар» (12+) картинасында вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында бара. Фильмда 15нче «Оскар» бүләкләү тантанасы алдыннан гына фронтка китәргә карар кылган студент-операторлар турында сүз бара.

 

«Артек. Большое путешествие» (6+) фильмының геройлары Ромка, Ярик, Николетта һәм Елисей «Артек»лагерында бер сихри агач янында теләк теләгәннәр. Агач аларны үткәнгә - 1988 елга кайтарган, анда алар үз әти-әниләре белән очрашканнар, ул вакытта алар да «Артек»та ял иткәннәр икән. Хәзер балаларга үз әти-әниләре белән дуслашырга һәм бергәләшеп киләчәккә кайту юлын табарга кирәк.

 

 «Бука. Моё любимое чудище» (6+) мультфильмның төп героинясы - Варвара исемле принцесса. Ул сарайдан качып, урманга гүзәл принц эзләргә китеп бара. Әмма аны корольлекнең иң куркыныч юлбасары Бук әсирлеккә ала.

14-22 яшьлек укучылар театр, музей һәм кинога Пушкин картасы буенча йөри ала. Пушкин картасына 5 мең сум акча салына, аның 2 меңен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан 1991 елга кадәр төшерелгән фильмнарны карауга тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев