Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Максим Галкин миңа: «Транспорт министры булачаксың!» – диде

Самат Мөхәммәтшин «Лучше всех»та Максим Галкинны шаккатырып кайткан малай ул. Хоббиең аныкы кебек булса... транспорт министры да булырсың шул!

 

Самат Мөхәммәтшин белән очраклы гына очраштык без. Ул апасын «Сәләт-Яр Чаллы» аланына озатырга килгән иде.

– Үзем быел «Сәләт-Раушан» лагерена барачакмын, – дип сөйләп китте ул безгә.

Анысы нинди юнәлештәге лагерь?

– Математика, физика.

Син математика яратасыңмы? Олимпиадаларда да катнашасыңмы?

– Әйе.

Иң зур уңышларыңны искә төшер әле.

– Быел «Эрудит Татарстана-2021» конкурсында җиңү яуладым.

5нче-6нчы сыйныфлар арасында 2нче урын алдым. Ә аңа кадәр... Мәскәүгә «Лучше всех» тапшыруына барган идем.

Кызык... Ә син кайсы өлкәдә «лучше всех»?

– Трамвайлар турында күп беләм мин.

Мәсәлән, беренче трамвай кайда һәм кайчан барлыкка килгән?

Әйтә алмыйм шул...

– Киев шәһәрендә, 1892 елда.

Ә Мәскәүдә?

– 1899 елның сентябрендә. Һәм шул ук елда Казанда да! Ә безнең Түбән Камада 1967 елда гына... Волгоградта җир астыннан йөри торган трамвай да бар әле!

Татарча әйбәт сөйләшәсең, Самат, Түбән Каманың ничәнче мәктәбендә укыйсың соң?

– Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә. 

Мәктәп тәмамлагач, кем булырга хыялланасың инде?

– Максим Галкин миңа транспорт министры булачаксың, диде. Ә мин хәзергә уйлыйм әле. Бәлки журналистиканы сайлармын, бәлки математиканы, бәлки, чыннан да, транспортны...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Түбән Кама Замана Подросток ЯҢА САН