Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кукмара районы Вахит авылыннан 10нчы сыйныф укучысы татарча стикерлар җыелмасы ясаган

Стикерларның тематикасы: күңелле һәм кызык татарча стикерлар. Бу стикерлар язышкан вакытта төрле тормыш хәлләрендә җавап кайтарыр өчен ясалган.

Төрле мессенджерларда рус телендә күп кенә стрикерлар кулланылышта. Мәсәлән, язышкан вакытта төрле эмоцияләрне белдерү өчен кулланыла алар. Әйтик, чиктән тыш гаҗәпләнүне белдерү өчен «Вау» дип язылган стикерны җибәрәсең, ярар дип язып тормыйсың «Ок» дигәнен кулланасың. Ә менә Кукмара районы Вахит авылыннан 10нчы сыйныф укучысы Алмаз Нигъмәтҗанов шундыйларның татарчасын ясаган. Иң мөһиме, бер хатасыз итеп, татар хәрефләрен кулланып ясаган ул аларны. Без Алмазга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Алмаз, сәлам! Син татарча стикерлар ясагансың икән. Син аларны нинди программада ясадың, нинди темаларга карыйлар алар?

– Исәнмесез! Әйе, ясаган идем. Барысы да җиңел,үзем "Sticker maker" программасында ясадым, бу телефондагы кушымта (приложение). Фото ясау белән эш иткән булсаң, медиада эшләгән булсаң, моның бер авырлыгы да юк. Эзләнсәң, мондый кушымталар күп алар һәм бөтенесе дә охшаш, ә минем кулга монысы эләкте. Шулай ук кайбер стикерларны эшкәртер өчен "Eraser", "PicsArt"ны кулландым.

Хәзерге вакытта стикерлар популярлаша. Шуны аңлап, үзем өчен генә берничә күңелле стикер ясамакчы идем. Соңрак уйладым да, мәйтәм, дуслар, туганнарга җибәрергә дип, набор ясыйм әле. Теләгән кеше кулланыр, дидем.

Стикерларның тематикасы: күңелле һәм кызык татарча стикерлар. Бу стикерлар язышкан вакытта төрле тормыш хәлләрендә җавап кайтарыр өчен ясалган. Әйтик, мәсәлән, "Рәхмәт", "Зур үс" стикерларыннан алып, "Уян, дөнья бу", "Яратам, бетте-китте", "Ийй, шутник" стикерларына хәтле.

Белгәнебезчә, мин күптән инде татар телендә күңелле әйберләр чыгару белән шөгыльләнәм, башта вайннар төшерә идем, хәзер дә шушы концептка кайтмакчы булам, сагындырды. Ә стикер ясау идеясе менә яңарак кына, ялгыш кына килде дә үземә, бөтен кеше белән бүлешергә булдым. Аллаһка шөкер, популярлаша. Кеше сорый да сорый.

– Алмаз, стикерларны күпмене ясадың, сатасыңмы әллә инде бушлай таратасыңмы син аларны?

– 30 штук, юк, сатмыйм, андый әйберне сатудан мәгънә юк. Бер кеше сатып алып та барыбер бушлай таралырга мөмкин. Аннан соң сатсаң, кулланучы да әз була. Кеше күбрәк кулланса, татарлар арасында ватсап буенча минем стикерлар таралса, яхшырак.

Әле менә бу набор популяр булгач, шушы стикерларны телеграмда да чыгармакчы булам, һәм шуның дәвамы итеп тагын икенче набор ясарга җыенам. Болары әлегә планда.

Алмазны инстаграмда @almazbarsik дип таба аласыз. Без үзебез дә Алмазның стрикерларын кулланып карадык. Безгә ошады. Сезгә дә киңәш итәбез.


Алмаз белән без 2 ел элек - 2019 елда танышкан идек. Кызык булса, әлеге язманы укый аласыз► Инстадусларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев