Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Инстадусларыбыз

Сез кө­не­гез­нең ни­чә сә­га­тен со­ци­аль чел­тәр­ләр­гә ба­гыш­лый­сыз?

Ур­та­ча кул­ла­ну­чы ин­тер­нет чел­тә­рен­дә кө­не­нә­ өч сә­гать­тән ар­тык ­ва­кы­тын­ үт­кә­рә икән. Алар күб­рәк со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә фо­тог­ра­фи­я­ләр, ви­део­яз­ма­лар һәм яңа­лык­лар ка­рый, төр­ле уен­нар уй­ный.

Бү­ген­ге көн­дә иң по­пу­ля­ры – инс­таг­рам. Инс­таг­рам – те­ле­фон өчен ку­шым­та, ул тиз ара­да фо­то­лар һәм ви­де­о­лар бе­лән бү­ле­шү мөм­кин­ле­ге би­рә.

Инс­таг­рам – «instagram» сү­зен­нән, «instant» – «миз­гел, тиз ара­да» ди­гән­не бел­де­рә.

Әй­дә­гез инс­таг­рам чел­тә­рен­дә үз сә­хи­фә­лә­рен алып ба­ру­чы сә­ләт­ле яшь­тәш­лә­ре­без бе­лән та­ны­шыйк.

Алия Сабирҗанова  – Казан шәһәренең 4нче сыйныф укучысы. «Шаян ТВ» балалар каналында «Шаян балалар» тапшыруының һәм «Сәйлән» бәйгесенең алып баручысы.Һәм, әлбәттә, блогер!

Алиянең тормышы, гомумән, кызыклы аның. әтисе Алмаз Сабирҗанов Галиаскәр Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектаклендә күмәк күренешләрдә катнаша.

Ә без Алияне инстаграмдагы видеорецептлары аша беләбез.

Үзе бу турыда болай сөйли:

«Минем беренче пешергән ризыгым - бәрәңгедән чипсы. Ул әни белән әтигә ошады. Шул рецептны видеога төшерергә булдык, инстаграмга чыгардык. Аннары классташларым рецептны күреп, ясап караганнар. Шуннан соң без әни белән гел яңа видеолар төшерә башладык. Үземне блогер дип санамыйм. Зур үскәч алып баручы һәм артист буласым килә.»

Ал­маз Нигъ­мәт­җа­нов, Кук­ма­ра ра­йо­ны Ва­хит авы­лын­нан, 8нче сый­ныф уку­чы­сы:

«Б­лог үзен­нән-үзе баш­лан­ды ул. 2017 ел­да Со­чи­да ял ит­кән­дә мин та­тар­ча блог алып бар­мак­чы идем, бар әй­бер­не тө­ше­реп, Instagram­га керт­тем. Әм­ма пост­лар керт­сәм дә, ми­не укы­ган, ка­ра­ган ке­ше­ләр аз иде. Авыл­даш­лар, сый­ныф­таш­лар, дус­лар гы­на. Алар­га зур рәх­мә­тем­не бел­де­рәм! Шу­лай итеп, ми­нем про­филь бе­лән кы­зы­сы­ну­чы­лар бул­ма­гач, ул ва­кыт­та яңа­рак кы­на по­пу­ляр­ла­ша баш­ла­ган вайн­нар бе­лән кы­зык­сы­на баш­ла­дым. Үзен­нән-үзе тө­ше­рел­де дә ул. Иң бе­рен­че вайн­нар­ның бер­се «Өй эше» се­ри­а­лы иде, без аны дус егет бе­лән тө­шер­дек. Те­ле­фон­ның ка­ме­ра­сын ка­бы­за­быз да ни те­лә­сәк, шу­ны тө­ше­рә­без.

(Вайн – ул тор­мыш­ның кы­зык­лы миз­гел­лә­рен ча­гыл­дыр­ган  2-20 се­кунд­лык ви­де­о­ро­лик. Вайн тө­ше­рү­че­ләр­не вай­нер­лар дип йөр­тә­ләр.)
­Шун­нан соң, мин ни­чек­тер «А­выл ма­ла­е»
 ди­гән бло­гер бе­лән та­ныш­тым. Аның ул ва­кыт­та 5 мең ти­рә­се язы­лу­чы­сы бар иде. Һәм ми­ңа аның язы­лу­чы­ла­ры кү­чә баш­ла­ды. Мин ул ва­кыт­та бик бә­хет­ле идем. Шу­лай итеп, блог­ны баш­лап җи­бәр­дем.
Хә­зер­ге ва­кыт­та, ми­нем бит­тә «Өй эше» вай­ны гы­на бар, чөн­ки мин 2018 ел­ның ап­ре­лен­дә вайн­нар тө­ше­рү­дән тук­та­дым. Ял­кау­лык­тан бул­ды бу­гай ул хәл.

Алмаз төшергән бер видеоны карап карагыз әле:


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев